Түлешкә — Татарстан Республикасының Саба районындагы поселок.
География Түлешкә (русча Тулушка) - Саба районында авыл. Ул Яңа Мичән, Түбән Симет, Олы Шыңар hәм Мингер авыллары арасында бик матур урында урнашкан. Авылның 3 ягында инеш елгалары ага, тирә-якта таулар, агачлыклар, чыршы, нарат посадкалары, Кәтри таллыгы. Мичән тауы астыннан салкын чишмәләр агып чыга. Ул чишмә сулары тирә-якта иң чиста сулардан санала. 1985-95 елларда авыл халкы хуҗалыкларын таратып төрле якка китә, авыл таркалу хәленә җитә. Бүгенге көндә авыл матурланып килә =
Халык саны
2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 1 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 100%.
Климат =
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 3.6 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Шәхесләр Рөстәм Зарипов (1952), шагыйрь, блогер. ТР язучылар берлеге әгъзасы (2005 елдан). Искәрмәләр
Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.