Шәбез — Татарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл. Географиясе Шәбез Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 290 чакрым, ә район үзәге Актаныштан төньяк-көнбатышка таба 21 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..

Тарих Актаныштан 22 чакрым көнбатыштарак, көнбатыштагы Шәбез елгасы буенда урнашкан. Вакытында 18 чакрым ераклыктагы Дербешка пристанен, икмәк кабул итү пунктын, Камбарка станциясе арасын таптап яшиләр.1723 елдан мәгълүм. 1744 елда Кама аръягында да биләмәләре булуы рәсми кәгазьләрдә теркәлеп калган. 1757 елны Каракүл волостеның Пермиков авылы кешеләренә Агыйдел тамагыннан Туктар күленә кадәр араны 20 елга Апас, Кәлтәү, Семиостров, Тат. Суксу кешеләре белән оброкка бирү хакында килешү төзүдә катнашалар. Шәбез кешесе Әгъбәс Абдуллин авылдашлары Бикчәнҗәй Токаев, Аваз Бикбаусов, Батыр Байисламов, Абызай Токаев, Усман Кинзин, Нияз Апанаев, Сәгыйть Сөендеков, Сөймак Камаев белән бергә Каентүбә, Калмаш, Тат.Суксу кешеләре катнашында Сарапул өязе Вятские крестьяннарына 15 елга балык тоту өчен сулыкларын биреп тору документында тамгаларын калдырганнар.Алар Җәнәй волостенең Камбар түбәсенә караганнар, су,балык кадерен белмәгәннәр.   1870 елда мәчет, мәдрәсә була, җил тегермәненнән файдаланганнар.   “Алга” күмәк хуҗалыгы оештыралар, эреләндерү чорында язмышлары Чалманарат халкы белән тыгыз бәйләнештә бара. 2010 елда “Наратлы”  ҖЧҖ кә карыйлар.   5 кеше репрессияләнә.   Бөек Ватан сугышында ил саклаучылар сафка баскан 79 яугирнең 49 ы һәлак була, хәбәрсез югала.

Халык саны

2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 117 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 100%.

Климат

туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Күренекле кешеләре Фагыйль Бариев — Хуҗалык эшлеклесе,ТРның атказанган укытучысы. Шәйхулла Измайлов — полковник. Искәрмәләр

Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ. - Казань, 2008. -Т.4 Списки населенных мест Российской империи по сведениям 1870 года. Полный алфавитный список всех населенных мест Уфимской губерни.- Уфа, 1906. И.Р Очерки истории Татарстана и Татарского народа.(20 век)- Казань, 1999 Муратов Ф., Хуҗин Й. Актаныш - туган җирем. - Казан, 2003. Имамов В. Безнең төбәк тарихы. - Чаллы, 2008. Актанышым - ак илем. // Актаныш - край мой лучезарный. -Казан "Идел- пресс", 2010.