Шуширмә () — Татарстан Республикасының Кайбыч муниципаль районындагы авыл. Район үзәге Олы Кайбыч авылыннан төньяк-көнчыгышка таба 13 км ераклыкта урнашкан. Борындык авыл җирлегенә керә. Географиясе Шуширмә Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнбатышка таба 58 чакрым, ә район үзәге Олы Кайбычтан төньяк-көнчыгышка таба 14 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..
Этимология Тарихчы Гарәфетдинов Р.А. фикеренчә, «Шуширмә» ойконимы чуаш теленнән кергән «шыв» һәм «çырма» сүзләреннән килеп чыккан. Моны «сулы чокыр» дип тәрҗемә итәргә мөмкин. Тарихы Ихтимал, авыл Идел буе Болгары яшәгән чорда ук нигезләнгәндер. Татар энциклопедик сүзлегендә әлеге торак пунктның Казан ханлыгы чорыннан бирле билгеле булуы күрсәтелә. Бу авыл Иске Шуширмә(Старая Шушерьма) буларак 1645—1652 еллардагы рус язма чыгынагында теркәлгән.«Список перечневой Свияжска[го] уезду свияжских мурз и сл[ужи]лых татар и недорослеи поме[стным] землям с книг писма и меры д[ум]ного дворянина Ивана Михаиловичка Аничкова с товарыщи 155-го и 156-го и 157-го и 158-го и 159-го [и 160-го] году». XVIII—XIX гасырларда рус рәсми документларында «Шушерма, Шебазово» дигән ике исем белән аталган. Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Халык саны Еллар17821859189719081920192619381949195819701979198920022010Халык саны156Ирләр исәбе генә.601114115401236867671435440490423318274254 Милли составы: татарлар — 100 %.
2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 223 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 95,96%, башка халыклар — 4,04%.
Күренекле кешеләре Шуширмәдә туган билгеле шәхесләр: Тимерша Саллави — татар язучысы, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе; Тимерша Нәҗметдинов — Дан орденының тулы кавалеры; Фуат Таһиров — ТАССРда Дәүләт интернациональ курчак театрын оештыручыларның берсе. Социаль өлкә Авылда башлангыч мәктәп бар. Дин Шуширмә мәчете Искәрмәләр
Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
Төркем:Кайбыч районы татар авыллары