Равил Үтәбай-Кәрими – Башкортстанда яшәгән күренекле татар галиме, энциклопедик белемгә ия шәркыять һәм исламият белгече, ялкынлы публицист.
Тәрҗемәи хәле Равил Үтәбаев 1933 елның 30 августында Татарстан Республикасы Теләче районының Казаклар авылында укытчылар гаиләсендә дөньяга килә. Урта белемне Казанда, Гаспралы исемендәге 12нче ир балалар мәктәбендә ала.
1950-1952 елларда Мәскәүдә Көнчыгышны өйрәнү институтының гарәп-төрек бүлегендә белем ала. Институт ябылганлыктан, укуын Казанда дәвам итә. 1956 елда Казан дәүләт педагогика институтын тәмалаганнан соң, халык мәгарифе системасында эшли. Башта Омск өлкәсендәге Үләнкүл авылындагы татар мәктәбендә урыс теле укыта, аннары Камчатканың эшләп ала.
Ул 1960 елда Башкортстанга күченеп кайта һәм Укытучылар белемен күтәрү институтында татар теле һәм әдәбияты буенча методист булып эшли башлый. Р. Үтәбай-Кәрими тюрколог Җәлил Киекбаев фәнни җитәкчелегендә “Төрки, алман һәм фин-угыр телләрендә билгелелек-билгесезлек категориясе” дигән темага кандидатлык диссертациясе яза башлый. Әмма остазы кинәт вафат булу сәбәпле, эш төгәлләнми кала.
Уфада СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәтендә заманында казый һәм мөфти вазифаларын башкарган Ризаэтдин бине Фәхретдин тарафыннан нигезләнгән китапханәдә һәм архивта саклана торган кулъязма һәм сирәк китапларны өйрәнә.
1963 елда институттан китә һәм Уфа шәһәрендә, республиканың Уфа, Иглин һәм Белорет районнары мәктәпләрендә татар, урыс, немец телләре укыта. Тәтешле районының Күрдем урта мәктәбендә укыта.
1988-1991 елларда СССР ФА Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институтында өлкән фәнни хезмәткәр була. Анда кулъязмаларны фәнни тасвирлау белән шөгыльләнә. 1992-1994 елларда мәдрәсә ректоры, Русия һәм БДБнең Европа өлеше илләре мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте Гыйльми советында әгъза булып тора.
Р. Үтәбай-Кәрими 2005 елның 7 мартында Уфа шәһәрендә вафат була. Җәсәде Татарстан Республикасы Теләче районының Казаклар авылына кайтарыла һәм шунда җирләнә.
Фәнни эшчәнлеге Равил Үтәбай-Кәрими, гарәп теле, көнчыгыш, ислам дине белгече буларак, рус, татар, башкорт, үзбәк, казакъ, төрек һәм башка телләрдә Көнчыгыш халыкларының мәгърифәтчелеге тарихын яктырткан мәкаләләр бастыра. 1990-1992 елларда аның тарафыннан Риза Фәхретдин, Әхмәтһади Максуди, Мәҗит Гафури, Закир Кадыйри һәм башка танылган татар мәгърифәтчеләренең һәм язучыларының дини хезмәтләре басмага хәзерләнә. Ул ислам дине тарихы һәм кануннары буенча белешмәлекләр дә төзегән.
Гаиләсе 1961 елда институтның сыйныфтан тыш һәм мәктәптән тыш эшләр кабинеты мөдире булып эшләүче хезмәттәше Маһинур Үтәбаева белән никахлашалар. Маһинур апа Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан, шәхес культы елларында репрессияләнгән Мөхлис Үтәбаев гаиләсендә туып-үскән. Алар Салават исемле ул һәм Зөһрә исемле кыз тәрбияләп үстерде.Рамил Исламов. Мәдәни тарихыбызда эзле ул...// Кызыл таң.
Чыганаклар Равил Үтәбай-Кәрими фонды Уфада Равил Үтәбай-Кәримине искә алалар Рамил Исламов. Мәдәни тарихыбызда эзле ул...// Кызыл таң. 12 сентябрь 2023, 08:25
Төркем:Татар әдәбият галимнәре Төркем:Татар мәгърифәтчеләре Төркем:Шәхесләр:Башкортстан татарлары Төркем:Шәркыятьчеләр