Мәчетле районы (, ) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Урал тавының аргы ягында урнашкан. Административ үзәге — Олы Ыктамак авылы Уфадан 280 км еракта урнашкан. 49 авыл 12 авыл советына берләштерелгән. Якындагы тимер лл станцияләре – Чиләбе өлкәсендәге Сүлия (130 км) һәм Свердловск өлкәсендәге Кызылъяр (105 км).
Мәчетле районы Әй елгасының түбәнге агымында урнашкан. Район җиренең 20%ын урманнар били. Балакатай, Кыйгы, Дуван районнары һәм Свердловски өлкәсе белән чиктәш.
Тарих 1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән Дуван-Мәчетле районы барлыкка килгән. Район үзәге Дуван-Мәчетле авылында урнашкан булган. 1932 елны үзәкне башкорт авылы Ләмәзтамакка күчерәләр, 1935 елда – рус авылы Оло Ыктамагына. 1962-1965 елларда Балакатай районы белән берләшкән хәлдә яши.
Халык Сан алулар буенча милли состав, кешеләр (барлык халыктан)Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник/ Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Башкортостан.- Уфа:Китап, 2008.- 448 с.:ил. ЕлХалык саныбашкортлартатарларрусларбашкалар19392911114392 (49,44 %)7988 (27,44 %)6484 (22,3 %)247(0,85 %)19592640912536 (48,1 %)7654 (29,4 %)5711 (21,9 %)148 (0,57 %)19702801213739 (49,0 %)8702 (31,1 %)5296 (18,9 %)275 (1 %)19792540612866 (50,64 %)7372 (29,0 %)4900 (19,3 %)268 (1,05 %)19892340612042 (51,45 %)6983 (29,83 %)4180 (17,86 %)201 (0,86 %)20022560414961 (58,4 %)6052 (23,64 %)4252 (16,6 %)339 (1,3 %)
Района барлыгы 11 татар авылы бар.
Демография
Район җирендә туып-үскән кешеләр Вафа Әхмәдуллин - Словакиянең милли герое, партизан, Башкортстанның атказанган укытучысы; Ратмир Бәдретдинов - Башкортстанның халык артисты, биюче; Сабир Ваһапов - Мәчетле районының беренче җитәкчесе, БАССРның Халык Комиссарлары Советы рәисе, партиянең өлкә комитетының беренче секретаре; Булат Дәүләтбаев (1937—2020), тарих фәннәре кандидаты. БР атказанган халык мәгариф хезмәткәре. Роберт Заһретдинов - бөтен дөньяга даны таралган виртуоз кубызчы; Миңнегафур Зәйнетдинов - республиканың Ш. Бабич исемендәге яшьләр премиясе лауреаты, халык уен кораллары остасы; Рөстәм Гатауллин (Рөстәм Нурыев, 1963), икътисадчы, журналист, Башкорт Википедиясе волонтеры һәм идарәчесе; Рифкать Исрафилов - Русиянең Дәүләт премиясе лауреаты, Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе иясе, танылган театр режиссеры; Ринат Камал - язучы, С. Юлаев премиясе (2010) лауреаты; Алисә Камалова (1979), медицина фәннәре кандидаты (2006), БДМУ доценты; Бәхтияр Канкаев - Салават Юлаевның көрәштәше — татар халкының легендар батыры, Пугачев полковнигы; Барый Кәлимуллин - беренче башкорт архитекторы; Галимҗан Кәримов (1952), укытучы, журналист, җәмәгать эшлеклесе; Гафифә Корбанова (1930—2008), КПСС Мәчетле район комитеты сәркатибе (1972―1985), БАССР атказанган укытучысы (1965); Котдус Латыйпов - Советлар Союзы Герое, очучы, язучы; Лена Садыйкова - татар шагыйрәсе;
Халык мәгарифе 2009-10 уку елында Мәчетле районының 16 мәктәбендә башкорт телендә 1026 бала укыган (башкортларның 60%ы), 9 мәктәптә 630 бала башкорт телен (ана теле) урынына укый. 17 мәктәптә башкорт булмаган 1383 бала башкорт телен дәүләт теле урынына укый (100%). Башкорт телен барлыгы 26 мәктәптә 3039 бала укый (98%). Бүген биредәге мәктәпләрнең бишесендә татар телендә белем бирелә. Ул мәктәпләргә районда яшәгән татар балаларының 36%ы йөри. Тагын 4 мәктәптә 365 укучы татар телен фән буларак өйрәнә (тагын 45,5%). Алар – катнаш халыклар яшәгән район үзәгенең лицей, гимназиясе, Әләгәз авылы мәктәпләре. Татар телен мәктәптә өйрәнә барлыгы 658 татар баласы (82%).Тел язмышы укытучы кулындаhttp://www.mechetly.ru/up/files/Roo.doc
Сылтамалар Мәчетле районы хакимиәте рәсми сайты "Мәчетле тормошы" район гәзите сайты Ижади Остахана "Мәчетле районы энциклопедиясы" , , Уфаген сайтында Мәчетле районы авыллары
Искәрмәләр
Төркем:Мәчетле районы