Дания () – Төньяк Европада урнашкан дәүләт. Балтыйк һәм Төньяк диңгезләре белән юыла. Алманиядән төньякта урнашкан Ютландия ярымутравында һәм шулай ук берничә кече утрауларда урнаша. Ил исеме алман кабиләсенең исеменнән килә – даннар.

Европа берлегенә керә.

Географик мәгълүмат Дания Ютландия ярымутравында, Фюн, Зеландия, Фәлстар, Лоллан, Борнһольм утрауларында урнаша.

Дания — скандинав илләренең иң көньяктагысы, Швециядән көньяк-көнбатышта, Норвегиядан көньякта. Аста көньяк чиге Алмания белән чиктәш һәм аннан төньякта урнашкан зур гына Ютландия ярымутравыннан тыш тагын да 409 утрауны үз эченә ала. Алар арасында Юн, Зеландия, Фаллер, Луллан, Весел-Кертү һәм Борнһольм исемлеләре киңрәк билгеле.

Балтыйк диңгезе һәм Төньяк диңгезе сулары белән юыла.

Даниянеӊ административ корылышы

№п/п Регион Мәйдан,км² Административ үзәк Муниципалитетлар саны 1 Ховедстаден (Hovedstaden) 2561 Хиллерёд 29 2 Зеландия (Sjælland) 7273 Сорё 17 3 Төньяк Ютландия (Nordjylland) 7927 Ольборг 11 4 Үзәк Ютландия (Midtjylland) 13 142 Виборг 19 5 Көньяк Дания (Syddanmark) 12 191 Вайле 22 Гомуми 43 094 98+

Дания икътисады

Дөнья банкы классификациясе буенча Дания - югары үсешле ил гибрид икътисады белән. Бер кешегә эчке тулай җимеш (алу мөмкинлеге паритеты нигезендә) буенча 18 нче урында.

1945 елга кадәр сөрүлек булуына сәбәпле Дания аграр ил булган. 2006 елда сәнәгать тармагы иктисадын 25% тәшкил итә, ә авыл хуҗалыгы өлеше 2%-ка кәмегән Зур ролен корыч, металлургия, химия, фармацевтика уйный. Дания азык һәм энергия буенча нетто-экспортёр.

Табигый ресурслары аз булуы сәбәпле Дания иктисады кеше потенциалына таяна. Иктисадын сәламәтләндерү секторы бик зур. Минималь эш хакы юк.

Табигый ресурслары аз булуы булсада Дания үзен тулысынча табигый ресурслар белән тәэмин итә. Сугы елларда Төньяк диңгезнең шельфында, Дания иктисады зонасында карамай табылды. Даниядә карамай шулай ук Ютландиянең көнчыгышында бар. Дания нефтьне, табигый газны җитештерелә. Электр энергиясе җил һәм биоэнергия аша эшләнә.

Экспортның төп продукциясе - машиналар төзү, приборлар һәм еган, азык.

АКШ Даниянең сәүдә балансының 5%-ын тәшкил итә. АКШ Даниягә самолётлар, санаклар(компьютерлар), машиналар сата. Дания АКШ-га сәнәгать еган, химия сәнәгате продукциясе, фармацевтика продукциясен җибәрә.

Даниядә түбән инфляция, банкларда түбән процент ставкалары һәм тотрыклы милли акча. Эшсезлек – 5%.

Транспорт яктан иң күп йөк флот аша тапшырыла. Дания доньяны күп илләр белән бәйләнештә тора. Авыл хуҗалыгы үзгәрелә.

Дания брендлар арасында: MYC4, DONG Energy, "Лего", Maersk, Scandlines. Scandlines оешмасы Данияне Алмания белән, Данияне Швеция белән тоташтырган паромнар хуҗасы елда 167 миллион евро керем күрсәтте. Елынанн утраудан Еман утрауга кадәр бер кичү юл хакы – 12 евро.

Бәйрәмнар 1 гыйнвар - Яңа ел. 7 май - фатиха көне. 9 май - Гельголанд сугышы көне. 16 апрель - Маргрет королеваның туу. 29 апрель - принцесса Бенедиктны туган көне. 5 июнь - Конституция көне. 11 июнь - Принц Хенрик туган көне. 24 декабрь - 30 декабрь- Раштуа каникуллары. Данияне транспорты DSB оешмасы - Данияне тимер юлында монополист. S-tog системасы

Данияне тимер юлларны күп өлеше -"'S-tog"' Копенһаген агломерациясен хезмәт күрсәтеп. Агломерациягә Копенһаген, Иллерен, Кәмпер, Фредерикс, Фарм, Хе-Тосуп һәм Кеге керә.

S-tog системасы озынлыгы - 170 км, 85 станция (1 җир астында). Көн саен S-tog меңләгән кешене ташый. Система DSB оешмасы составында. S-tog системасы маршрутлары: "'A"' "'B"' "'Bx"' "'C"' "'E"' "'F"' "'H"' Күперләр

Гимны

Дәүләт гимнының кыска варианты һәм аның тәрҗемәсе

(беренче куплет + соңгы куплетның 4 юлы) Der er et yndigt land,

det står med brede bøge

nær salten østerstrand,

nær salten østerstrand.

Det bugter sig i bakke dal,

det hedder gamle Danmark,

og det er Frejas sal,

og det er Frejas sal!

Vort gamle Danmark skal bestå

så længe bøgen spejler,

sin top i bølgen blå,

sin top i bølgen blå.Äy, söyekle Watan!

Tozlı diñgez yarında

bükläreñ tezelep basqan,

tezelep basqan.

Borınğı Danmark ilen,

diñgezdän iskän cilen

Freya yaratqan,

Freya yaratqan!

Mäñge yäşär, urmannar kük,

qödrät alıp, dannar ile,

zäñgär dulqınnardan,

zäñgär dulqınnardan.

Дин Дания Конституциясендә дин § 4. Дания халкы чиркәве (лютераннар) Дания дәүләт чиркәве буларак билгеләнә. § 6 Дания монархы (2024 елдан Фредерик XФредерика X провозгласили королем Дании. ТАСС, 14.01.2024) дәүләт чиркәве әгъзасы булырга тиеш. § 67 дин иреген гарантияли.

Саннар Ил халкының (5 511 451 кеше) 81,5 % ы (4 492 121 кеше) — Дания дәүләт чиркәве (Дания халкы чиркәве, лютеранлык), 0,6 % ы католиклык тарафдары.

Ил халкының 5,40 % ы (313 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)Muslim Population By Country 2020 .

Будда диненең ил буенча 20 мең тарафдары бар.

Даниядә Тамил чыгышлы 7 500-8000 Һинд дине тарафдары яши. Даниядә ислам Даниядә Һинд дине

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Төркем:Европа дәүләтләре Төркем:Балтыйк илләре Төркем:Конституцион монархияләр Төркем:Дания