Вәҗиһә Сәмәдова, Вәҗиһә Әли кызы Сәмәдова (, 1924 елның 24 ноябре, Кавказ арты СФСР, Азәрбайҗан ССР, Бакы — 1965 елның 24 октябре, ССРБ, Азәрбайҗан ССР, Бакы) — рәссам, Азәрбайҗан ССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1965). Азәрбайҗанның югары һөнәри белем алган беренче хатын-кыз рәссамыZöhrə Fәrәcova. Сынлы сәнгать патшабикәсе. regionplus.az, 16.12.2014.
Тәрҗемәи хәле
1924 елның 24 октябрендә Бакыда кондитер гаиләсендә туган. Әтисе Әли (хәзерге Төркия) , әнисе Рубаба (хәзерге Иран) Кум шәһәреннән күченеп килгән азәрбайҗаннар. Гаиләдә сеңлесе Солмаз бар. Вәҗиһә Бакыда 132нче урта мәктәпнең 7нче сыйныфын, Әзим Әзимзадә исемендәге Азәрбайҗан дәүләт сәнгать мәктәбен (, 1944), Мәскәүдә (1951), аспирантура (1954) тәмамлаган. Булачак ире рәссам та әлеге институтны тәмамлаган. Сугыш елларында И. В. Суриков исемендәге сәнгать институты Мәскәүдән Казакъстанга, Алма-Атага күчә. Вәҗиһә Сәмәдованың институтны тәмамлаганда диплом эше — Азәрбайҗан композиторларының күмәк портерты булган «Гозәир Хаҗибәков Азәрбайҗан композиторлары арасында» () картинасыZiyadxan Əliyev. “Azərbaycan bəstəkarları” rənglərin işığında. medeniyyet.az, 13.01.2017. Институт профессоры Павел Корин тәкъдиме белән Вәҗиһә Сәмәдова аспирантурада укырга кала. Өч елдан, аспирантураны тәмамлагач, аңа И. В. Суриков исемендәге сәнгать институтында укытырга калырга тәкъдим итәләр, әмма В. Сәмәдова Бакыга әйләнеп кайта һәм Әзим Әзимзадә исемендәге Азәрбайҗан дәүләт сәнгать мәктәбендә укыта башлый һәм иҗат белән шөгыльләнәZöhrə Fәrәcova. Сынлы сәнгать патшабикәсе. regionplus.az, 16.12.2014.
Иҗаты 1957—1963 еллар аның иҗатында иң мөһим еллар була. Әлеге чорда үзенчәлекле «Имтихан алдыннан», «Ләнкоранда туй», «Туйга әзерләнәбез», «Җыр» кебек картиналарын яза.
1962 елда ире белән Болгариягә иҗат командировкасына бара. Болгариядә алган тәэсирләрен «Софияда базар», «Яңгырлы көн», «Кыядагы өйләр» кебек картиналарында чагылдыра.
Нигездә портретлар, пейзажлар һәм тематик таблолар өстендә эшләгән. Замандашларының образларын ул «Актриса Ләйлә Бәдәрбәйли» (1954), «Социалистик Хезмәт Каһарманы Сүрәя Кәримова» (1957), «Геолог М. Мәмәдбәйли» (1959), «Ике тапкыр Социалистик Хезмәт Каһарманы Ш. Хәсәнова» (1960), «Сынчы Г. Абдуллаева» (1964) һ. б. портретларда иҗат итә.
В. Сәмәдова республика буйлап күп йөри. Аның иҗат иткән пейзажлары һәм тематик таблолары композициясенең милли колориты, төгәллеге һәм ачыклыгы белән аерылып тора, алар арасында «Азәрбайҗан композиторлары» (1951), «Җыр» (1956), «Гөй күл ярында» (1957), «Кура ярында» (1961), «Хәбәр көткәндә» (1963), «Геологлар» (1965) картиналары бар.
Әнисенең, сеңлесе архитектор Солмаз Сәмәдованың, студент кызының портетларын ясый.
Иҗади эшчәнлектән тыш, В. Сәмәдова иҗтимагый һәм педагогик эшчәнлек белән дә шөгыльләнә. Аның әсәрләре чит илләрдә, аерым алганда Венада, Каһирәдә, Бәйрутта, Варшавада, Берлинда, Будапештта, Софиядә һәм башка шәһәрләрдә оештырылган күргәзмәләрендә дә куелган.
Мәскәүдән кайткач, гаилә Бакының Эчкәрешәһәрендә, Вәҗиһә Сәмәдованың әтисе йортында яши. 1958 елда «Рәссамнар йорты» төзелгәч, гаиләгә фатир, шул ук йорттан ирле-хатынлы ике рәссамга бер остаханә бирелә. 1962 елда Сәмәдовага аерым остаханә бирелә.
1965 елның 24 октябрендә Бакыда озак авырудан соң вафат була. Үз теләге белән гомум мөселман зиратында җирләнә. 1966 ел ахырында Бакыда, Азәрбайҗан Рәссамнар берлегенең сәнгать салонында, рәссам эшләреннән күргәзмә ачыла. Күргәзмәдә 200гә якын эше җыелган: портретлар, жанр картиналары, пейзажлар, натюрмортлар, май, акварель, пастель, карандаш белән эшләр.
Әсәрләре Бакыда Азәрбайҗан Милли сәнгать музеенда һәм республиканың башка музейларында саклана. Бакыда 1965 елдан аның исемендәге күргәзмә салоны (Азәрбайҗан Рәссамнар берлегенең элеккеге сәнгать салоны) бар Vəcihə Səmədova (1924-1965). portal.azertag.az, 22.02.2014.
Бүләкләре мактаулы исемнәре 1965 — Азәрбайҗан ССР атказанган сәнгать эшлеклесе
Гаиләсе Ире — рәссам, Азәрбайҗан ССР атказанган сәнгать эшлеклесе Ләтиф Фәйзуллаев (1918—1987) Дни азербайджанской культуры в Каннах – 2018. Фонд Гейдар Алиева, 1944 елда өйләнешкәннәр. Уллары Ниҗәт (1945), кинорежиссер; кызлары Фатыйма (1955).
Сылтамалар Zöhrə Fәrәcova. Сынлы сәнгать патшабикәсе. regionplus.az, 16.12.2014 Vəcihə Səmədova (1924-1965). portal.azertag.az, 22.02.2014 Ziyadxan Əliyev. “Azərbaycan bəstəkarları” rənglərin işığında. medeniyyet.az, 13.01.2017 Səda - Vəcihə Səmədovanın doğum günüdür (24.11.2016) (YouTube видео, 2:41) Heydər Əliyev Fondunun təşkilatçılığı ilə Kannda Azərbaycan mədəniyyəti günləri başlayıb (YouTubeвидео, 3:29)
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча рәссамнар Төркем:ССРБ рәссамнары Төркем:Азәрбайҗан рәссамнары Төркем:Азәрбайҗан ССР атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Суриков исемендәге рәсем институтын тәмамлаучылар Төркем:XX гасыр рәссамнары