Илдар Хәйруллин, Илдар Зиннур улы Хәйруллин (1950 елның 6 июне, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — Камал театры актеры (1970 елдан), Казан театр училищесынең актерлык осталыгы педагогы (1975 елдан), ТР халык (1991), РФ атказанган (1999) артисты.
Тәрҗемәи хәле 1950 елның 6 июнендә Казанда туган. Казан театр училищесын тәмамлаган (1970). Казанда 5нче мәктәпне тәмамлаган Илдар 1966 елда театр училищесынә кергәндә, татарча белми диярлек, шуңа күрә укуханәнең рус төркемен сайлый. Әмма театр училищесы директоры Арнольд Лев улы Шапиро аңа татар төркеменә керергә тәкъдим итә. Марсель Хәким улы Сәлимҗанов җыйган беренче актерлык курсында укып чыга. Курсташлары: Луара Шакирҗанова, А. Гарифуллина, Л. Сираҗетдинова, Дамирә Кузаева, Флёра Абдуллина, Ф. Мәмәш, С. Мифтахов, Айдар Хафизов (педагоглар Марсель Сәлимҗанов (I чыгарылышы), Габдулла Шамуков).
1975 елдан үзе дә әлеге уку йортында актерлык осталыгыннан укыта башлый Казан театр училищесы педагогик хезмәткәрләре турында белешмә. [Казан театр училищесы] сайты. Шәкертләре арасында — Фәрит Бикчәнтәев, Әсхәт Хисмәтов, Рамил Төхфәтуллин, мөфти Равил Гайнетдин, Люция Хәмитова һ. б.
Иҗаты Илдар Хәйруллин — күпкырлы актер. Иҗатының башлангыч чорында Камал театры спектакльлләрендә баш рольләрдә яшь егетләрне уйнаган. Төрле планда һәм төрле жанрда характерлар тудыру остасы. Режиссер буларак, спектакльләр дә куя. Соңгы вакытта уйнаган баш рольләре — 2018 елда уйнаган Идегәй роле (Чыңгыз Айтматовның «Мәңгелек буран» () әсәре буенча Илгиз Зәйниев куйган Татьяна Мамаева. Плач о манкуртах. «Реальное время», 06.11.2018), 2019 елда уйнаган Тамерлан роле (Мансур Гыйләҗев киносценарие буенча Фәрит Бикчәнтәев куйган «Исәнмесез» спектаклендәВалерия Завьялова, Айрат Нигматуллин. «Разве то, что татарский народ еще живет, – это не чудо?». БИЗНЕС Online, 22.04.2019).
Режиссер буларак, төрле театр сәхнәләрендә спектакльләр куя. 1975 елдан ул Камал театрында — ике дистәгә якын спектакль, ике дистәгә якын спектакльне — район театр коллективларында, барыннан да бигрәк Әлмәт театрында (Әлмәт театрында «Сөяркә» (Туфан Миңнуллин), «Диләфрүзгә дүрт кияү» (Туфан Миңнуллин), «Пуля» (Данил Салихов), «Минем кайнанам» (Г. Хугаев), «Очраклы тукталыш» (Данил Салихов), «Әнкәй» (С. Белов), «Үз хатыныма өйләнәм» (Наил Гаетбай), «Кыю кызлар» (Таҗи Гыйззәт), «Тыкрыкта булган эш» (Зөлфәт Хәким) спектакльләрен куяИлдар Зиннур улы Хәйруллин. Әлмәт театры сайты) куя башлыйИльтани Илялова. Хайруллин Ильдар Зиннурович. Казанский театральный музей. Камал театрында лаеклы ялга чыккан өлкән буын актерлары белән Александр Галинның «Ретро» әсәрен сәхнәләштерә.
2005 елдан Камал театрында Таҗи Гыйззәт әсәре буенча И. Хәйруллин куйган «Кыю кызлар» спектакле бара. 2014 елда әлеге спектакльне Әлмәт театрында да куя, март аенда Уфадагы гастрольләре вакытында Нур театры сәхнәсендә күрсәткәндә, спектакль Башкортстанның кайбер даирәләрендә ризасызлык уятаЕлена Чернобровкина, Радиф Кашапов, Александр Андреев, Эльвира Самигуллина. Как «Смелые девушки» из Альметьевска стали персоной нон-грата в Уфе. БИЗНЕС Online, 22.03.2014. ТР мәдәният министры урынбасары Ирадә Әюпова рәсми рәвештә «милли хисләре һәм тойгыларына зыян килгән» Уфа тамашачыларыннан гафу үтенә.
Илдар Хәйруллин: «Театрда барысы да рөхсәт ителә, бердәнбер нәрсә бар, куелган әйберең әдәпсез булырга тиеш түгел, талантлы булырга тиеш» Илдар Хайруллин: «Дети наших националистов по-татарски уже не говорят, а у внуков вообще другой менталитет»
Башкарган рольләре
Ильяс — «Казан сөлгесе» Кәрим Тинчурин Исмәгыйль — «Сүнгән йолдызлар» Кәрим Тинчурин Таймураз — «Борчылма, әнием» Нодар Думбадзе Алим — «Эңгер-меңгер» Аяз Гыйләҗев Исмәгыйль — «Диләфрүзгә дүрт кияү» Туфан Миңнуллин Григорий — «Ат карагы» Туфан Миңнуллин Шагыйрь — «Моңлы бер җыр» Туфан Миңнуллин Хәбир — «Сөяркә» Туфан Миңнуллин Лауренсио — «Җүләр кыз» Лопе де Вега Таһир — «Мәхәббәтең чын булса» Хәй Вахит Абдулич — «Һиҗрәт» Нәкый Исәнбәт Карандышев — «Бирнәсез кыз» Александр Островский Худобаев — «Җимерелгән бәхет» Александр Островский Кияү — «Кияү белән кәләш» Мар Байҗиев Труффальдино — «Ике хуҗаның хезмәтчесе» Карло Гольдони Максим — «Һавалаода йолдыз» Максим Горький буенча Җанбай — «Идегәй» Юныс Сафиуллин Карак — «Карак» Зөлфәт Хәким Инсаф — «Әни килде» Шәриф Хөсәенов Пеппино — «Гаугалы гаилә» Эдуардо Де Филиппо Закир — «Мәхәббәт хатирәсе» Флорид Бүләков Хәмзә – «GO! Баламишкин» Флорид Бүләков Гамбәр — «Мылтык» Зөлфәт Хәким Миңлегали — «Зәңгәр шәл» Кәрим Тинчурин Вершинин — «Өч сеңел» Антон Чехов Сәфәр — «Әрем исе» Илгиз Зәйниев Петро — «Искән җилләр көенә» Зөлфәт Хәким Җиһангир — «Хуҗа Насретдин» Нәкый Исәнбәт, Саадалла Вандус Авыл карты — «Миркәй белән Айсылу» Нәкый Исәнбәт Макаев — «Үлеп яратты» Ркаил Зәйдулла Хәбибрахман — «Өйләнәм.tat» Илгиз Зәйниев Идегәй — "Мәңгелек буран" Илгиз Зәйниев
Фильмография 1968 — «Моабит дәфтәре» (Ленфильм, режиссер Леонид Квинихидзе) — Зәйни 2002 — «Ялгыз тәкәрлек» ― Шакир 2019 — «Зөләйха күзләрен ача» («Русское» киноширкәте, режиссер Егор Анашкин) — мулла (титрларда күрсәтелмәгән) Хайруллин Ильдар Зиннурович. kino-teatr.ru
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1982 — ТАССР атказанган артисты 1991 — ТР халык артисты 1999 — РФ атказанган артисты 2010 — «Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) 2020 — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медалеРифат Каюмов. Казан Кремлендә Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләре тапшырылды. Татар-информ, 29.08.2020 2021 — Марсель Сәлимҗанов премиясе ― «күпьеллык нәтиҗәле иҗади, педагогик, иҗтимагый эшчәнлеге һәм татар театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен»Рузилә Мөхәммәтова. Камал театрында Сәлимҗанов премиясен тапшырдылар. Татар-информ, 7.11.2021 Марсель Сәлимҗанов исемендәге премияләр тапшырылды. Камал театры сайты, 7.11.2021 2025 ― «Дуслык» ордены ― театр сәнгатен үстерүгә аерым өлеш кертүе, күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен Признание заслуг. РТ Онлайн, 21.06.2025 2026 ―«Мәдәният һәм сәнгатьтәге казанышлары өчен» ― илебез мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә керткән өлеше, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Путин татарстанлыларга дәүләт бүләкләре тапшыру турындагы указны имзалады. Татар-информ, 16.02.2026Указ Президента Российской Федерации от 14 февраля 2026 года № 79 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»
Шәхси тормышы Гаиләле. Хатыны — Алсу Әскар кызы Гайнуллина (1954), Камал театры актрисасы (1974 елдан), ТАССР (1986) һәм РФ (1996) халык артисты, РСФСР (1990) һәм ТР (2013) дәүләт премияләре иясе. Улы Искәндәр Илдар улы Хәйруллин (1974), Камал театры артисты (1995 елдан), ТР халык артисты (2015), Тукай бүләге иясе (2019).
Искәрмәләр
Сылтамалар
Илдар Зиннур улы Хәйруллин. Камал театры сайты Хайруллин Ильдар Зиннурович. tatobzor.ru Хайруллин Ильдар Зиннурович. kino-teatr.ru Ильдар-Хайруллин. facebook.com Илдар Хәйруллин белән "Кичке уен" (YouTube видео, 46:06)
Шулай ук карагыз
Төркем:Камал театры артистлары Төркем:Казан театр училищесын тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның халык артистлары Төркем:Русиянең атказанган артистлары Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр Төркем:Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен ордены кавалерлары Төркем:Марсель Сәлимҗанов премиясе лауреатлары Төркем:Дуслык ордены (Татарстан) кавалерлары Төркем:«Мәдәният һәм сәнгатьтәге казанышлары өчен» ордены кавалерлары