Фольклор-сюита (1980) — татар композиторы Рафаэль Билаловның иң танылган әсәрләренең берсе. Әсәрдә татар милли музыка үзенчәлекләре заманча джаз алымнары белән үрелеп килә.

Тасвирлама Әсәр 5 кисәктән гыйбарәт, татар халык җырларына нигезләнә. Беренче кисәк - татар халык "Туган илкәем" җырының эшкәртелмәсе. Татар халык җыры буларак исәпләнгән "Бала уйнатканда" Җәүдәт Фәйзи тарафыннан Г.Байкинадан язып алынган булган. Җәүдәт Фәйзи "Халык җәүһәрләре" татар халык җырлары җыентыгында җырның Г.Байкина тарафыннан Бөек Ватан сугышы вакытында иҗат ителүе тасвирлана. Әлеге җыр буги-вуги алымнары белән үрелеп Фольклор-сюитаның икенче кисәген тәшкил итә. Бишенче кисәк татар халык "Бер алманы бишкә бүләек" җырына нигезләнә.

Төзелеш 1.Туган илкәем ()

2. Шук малай ()

3. Бишек җыры ()

4. Шаян ()

5. Легенда ()

Тарих Фольклор сюита 1980 елда языла. 1981 елда Шамил Монасыйпов (эскрипкә) һәм автор үзе (фортепиано) тарафыннан беренче тапкыр башкарыла һәм бу аудиоязма Татар музыкасы фонохрестоматиясенең унынчы дискына кертелә. Бүгенге көндә әсәр балалар музыка мәктәпләрендә һәм мәшһүр артистлар тарафыннан даими башкарыла.

Чыганаклар

Искәрмәләр

Төркем:Татар музыкасы Төркем:Рафаэль Билалов Төркем:Сюиталар