Ви́шера — Пермь өлкәсендәге елга, Каманың сул кушылдыгы (Кама сусаклагычына коя).

Озынлыгы  — 415 км, елга бассейны мәйданы  — 31 200 км².

Озынлыгы буенча Пермь өлкәсендә бишенче елга, Уралның иң матур елгаларының берсе.

Туенуы катнаш, күбесенчә кар суларыннан тора. Октябрь ахыры — ноябрь башында туңа, боздан апрель азагында ачыла.

Төркем:Пермь крае елгалары