Шаркан районы (, ) – Удмуртиянең көнчыгышында урнашкан муниципаль район.

Административ үзәге – Шаркан авылы.

География ЯкРайон яки регионТөньяк-көнчыгыш Игра районыТөньяк Дебёсы районыКөнчыгыш Пермь краеКөньяк-көнбатыш Якшур-Бодья районыКөньяк Воткинск районы

Район Тыловай калкулыгында урнашкан; район җире аша Шаркан, Вотка, Ита, һ. б. елгалар ага.

Тарих Район 1929 елның 15 июлендә элекке Ижау өязенең Шаркан, Сосновка һәм Тыловай волостьларның 15 авыл советыннан барлыкка килгән. 1956 елда, Тыловай районы юкка чыгару аркасында, аның тәшкил иткән өч авыл советы Шаркан районына кергән. 1963 елның 1 февралендә район юкка чыгарыла, аның территориясе Воткинск авыл районына керә, ләкин 1965 елның 12 гыйнварында яңадан барлыкка килгән.

Халык 1970 1979 1989 2002 2010 28 163 22 813 21 487 21 384 19 100

Милли состав: удмуртлар – 83,1 %, руслар – 15,5 %, татарлар – 0,6 % (2002 җанисәбе буенча). Шаркан районы – Удмуртиядәге иң "удмурт" районы.

Административ бүленеше Авыл җирлеге Административ үзәге Торак пунктларныңсаны Халык саны<ref name="госсовет",кеше(2007 ел) Мөйдан,га Бородулино авыл җирлеге Бородули 6 1025 9922 Быги авыл җирлеге Олы Быги 5 1035 6315 Вортчино авыл җирлеге Вортчино 6 1003 6644 Заречный Вишур авыл җирлеге Заречный Вишур 3 829 5772 Зюзино авыл җирлеге Зюзино 11 1170 12160 Карсашур авыл җирлеге Карсашур 5 989 5138 Кыквино авыл җирлеге Кыква 6 937 8327 Ляльшур авыл җирлеге Ляльшур 4 944 5086 Мишкино авыл җирлеге Мишкино 5 1180 7310 Мувыр авыл җирлеге Мувыр 8 909 9283 Түбән Кивары авыл җирлеге Түбән Кивары 3 670 3464 Порозово авыл җирлеге Порозово 10 1215 6657 Сосновка авыл җирлеге Сосновка 5 1086 4682 Сюрсовай авыл җирлеге Сюрсовай 3 603 7613 Шаркан авыл җирлеге Шаркан 11 8693 11348

Социаль инфраструктура 28 мәктәп (12 урта мәктәп), 23 балалар бакчасы, 1 балалар иҗат үзәге, 1 музыкаль мәктәп; 3 хастаханә, 42 фельдшер-акушерлык пункты. Шулай ук 33 мәдәният йорты, 20 китапханә һәм бер музей эшли.http://www.udmgossovet.ru/samoupravlenie/regions/sharkanskiy/pasport/uchrezhdeniya_sotsialnoj.doc Икътисад ЯАҖ "Шаркан-трикотаж" Авыл хуҗалыгы җитештерүе Агачлар эшкәртү Җитен заводы Танылган шәхесләр Максим Вылегжанин, чаңгычы. Искәрмәләр

Төркем:Удмуртия районнары