Акъегет — Татарстан Республикасының Яшел Үзән районындагы авыл. Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
Халык саны
2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 259 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 98,46%, башка халыклар — 1,54%.
Тарих Мәктәп эшчәнлеге 1906 елда Акъегеттә «Русско-татарская школа» дип аталган мәктәп эшли башлый. 1913-1915 елларда авылда «Госмания» мәдрәсәсе каршындагы дәрелмөгаллиматта мөдирлек һәм укытучы вазифаларын башкарган, 1923 елда татар-башкорт теле буенча «Самоучитель» язган Фатих Сәйфи-Уфалы эшли. Илдә октябрь революциясе үткәч, белем бирү дәүләт тарафыннан алып барыла башлый, тик 1920-1921 еллардагы ачлык аркасында, мәктәп үз эшеннән туктап тора. Бина төрле авырулар, ачлык аркасында караучысыз калган балалар өчен приют итеп оештырыла. Мөдир булып Кәриҗан Әшрәфҗанов эшли. 1922 көзендә приют Зөягә күчә, ә мәктәп кабаттан үз хезмәтенә кире кайтарыла. 1929 елда бина начар хәлгә килгәнлектән, әсбаплар, китаплар, материаллар Норлат мәктәбенә китә. I-IV сыйныфларда укучыларны Акъегетнең төрле йортларына урнаштыралар. 1934 елда авылда ике катлы яңа мәктәп бинасы салына, анда Бакырчы һәм Сүнчәләй авылларыннан да килеп укый башлыйлар. 1939 елда уку һәм язу кириллица белән алып барыла башлый. 1956 елда бинага капиталь ремонт ясала, тирәсендә алмагач һәм җиләк-җимеш бакчасы ясыйлар. 1962-1985 елларда колхозчы яшьләр өчен кичке урта мәктәп эшли.Тимершин И. Г. Акъегет авылы тарихы сәхифәләре. Казан, 2001. Авыл белән бәйле шәхесләр
туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1853 Шәйхулла Шәфигуллин No/unknown value No/unknown value 1902 Шәмсия Азанова мөхәррир 1915-04-24 Госман Әлмиев Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсе опера җырчысы 2011-04-14 Казан 1927-08-24 Гәрәйша Әбүбәкерев шахтёр 2009-10-09 Дегтәрск
Госман Әлмиев Гәрәйша Әбүбәкерев Шәйхулла Шәфигуллин Шәмсия Азанова
Искәрмәләр
Әдәбият Тимершин И. Г. Акъегет авылы тарихы сәхифәләре. Казан, 2001. Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.