Әчинск () — Россиядә шәһәр, Красноярск краенда халык саны буенча округының өченче шәһәр.

Халык саны — 109 156 кеше.

География Әчинск Чулым елгасында, Красноярскидан 160 километр көнбатыштарак урнаша. Красноярск тимер юлында станция.

Климат Уртача еллык температура — 0,8 °C Уртача еллык һава дымлылыгы — 66,2 % Уртача еллык җил тизлеге — 4,0 м/с

Тарих Әчинск Ак Июс елгасында 1641 елда острог буларак нигезләнә. 1683 елдагы янгыннан соң острог Ачинка елгасының Чулымга коя торган җиренә күчерелә.

1782 елдан — Тубыл наместниклыгында (1796 елдан — Тубыл губернасы) өяз шәһәре. 1822 елдан — Енисей губернасы составында.

1856 елда Әчинск шәһәрендә 3 чиркәү, 466 йорт һәм 46 лавка (кибет) булган.

1924 елдан — Әчинск районы үзәге.

Халык 1840Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840 1856http://www.mojgorod.ru/krsnjar_kraj/achinsk/index.html 1897http://demoscope.ru/weekly/ssp/emp_lan_97_uezd.php?reg=601 1931 1939 19591959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19701970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19791979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19891989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 20022002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 2010 2 158~2 300 6 699 ~18 800 ~32 500 50 323 97 001 116 854 121 572 118 744 109 156

Милли состав (2002): руслар — 92,1%, украиннар — 1,5%, татарлар — 1,1%.

Икътисад Шәһәрнең төп предприятиесе — глинозём комбинаты, шулай ук нефть эшкәртү заводы, һөм төзелеш материалларын ясый торган ширкәтләр бар.

Югары уку йортлары Красноярск дәүләт аграр университетының филиалы Красноярск дәүләт педагогика университетының филиалы Заманча һуманитар академиясенең филиалы

Танылган шәхесләр 1916—1917 елларда Әчинскидә сөргендә Иосиф Сталин булган.

Галерея

Искәрмәләр

Төркем:Красноярск крае шәһәрләре