Гүзәлия Мөхәррәм кызы Сафина (1955 елның 20 августы, Кызыл Чишмә авылы, Батыр районы, Чуаш АССР, ССРБ) — «ТАИФ» компанияләре төркеме генераль директорының икътисад һәм финанс буенча урынбасары.
Тормыш юлы Гүзәлия Сафина 1955 елның 20 августында Чуаш АССРның Батыр районы Кызыл Чишмә авылында туаРуководство ОАО "ТАИФ". 1977 елда Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый. Югары уку йортын тәмамлагач, юллама буенча Әлмәттә «Радиоприбор» заводына хисапчы булып эшкә урнаша. Соңрак икътисадчы һәм өлкән икътисадчы була.
1980 елдан Бөтенсоюз насос машина төзелеше фәнни-тикшеренү институтының план-икътисад бүлеге инженеры булып эшли, 1986 елдан Казан сәнгать эшләнмәләре фабрикасының баш бухгалтеры була. 1989 елда ТАтарстан АССР Дәүләт агросәнәгать комитетының республика мәгълүмат-исәпләү үзәгенә эшкә күчә. Башта икътисадчы, аннары әйдәп баручы хисапчы була. 1991 елда «Казан» тышкы сәүдә фәнни-җитештерү берләшмәсендә баш хисапчы вазыйфасын били. 1995 елдан бирле – «ТАИФ» компанияләре төркеме генераль директорының икътисад һәм финанс буенча урынбасары.
Аңа «ТАИФ» АҖнең 4,5% күләмендәге акцияләре карыйГузелия Сафина / Forbes . Шулай ук Казанның «Аверс» банкы акционеры (акцияләрнең 4,81%).
Ел саен Forbes журналы мәгълүматлары буенча, Россиянең иң бай хатын-кызлары рейтингына керә. 2020 елда Россиянең иң бай 25 хатын-кызлар арасында 15 урында урнаша, шул ук вакытта аның байлыгы 300 млн долларга бәяләнә25 богатейших женщин России — 2020Forbes: ТАИФтан Гүзәлия Сафина Русиянең иң бай 25 хатын-кызы исемлегендә.
Бүләкләр
2002 — Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы; 2015 — Россия Федерациясенең Атказанган икътисадчысы; 2005 — «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале; 2015 — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале — һөнәри эшчәнлегендәге югары казанышлары, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен; 2017 — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены; 2026 — Дуслык ордены (РФ) — хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өченПутин Татарстанның дүрт вәкилен орден һәм медальләр белән бүләкләде. Татар-информ, 4.08.2026.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Төркем:Батыр районында туганнар Төркем:Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаучылар Төркем:«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Татарстанның атказанган икътисадчылары Төркем:Россиянең атказанган икътисадчылары Төркем:Дуслык ордены (Россия) кавалерлары