Ләйсән Мөхәррәмова, Ләйсән Мөҗип кызы Мөхәррәмова (кыз фамилиясе Низамиева, 1960 елның 15 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Сарман) ― сәясәт фәннәре докторы (2004), профессор, 2001 елдан Казан дәүләт медицина университетының тарих, фәлсәфә, политология һәм социология кафедрасы мөдире, беренче проректоры (белем бирү эшчәнлеге буенча проректор). Татарстан Республикасының атказанган югары мәктәп хезмәткәре.
Тәрҗемәи хәле 1960 елның 15 гыйнварында Татарстан АССР Сарман районы үзәге Сарман авылында туган. Сарман урта мәктәбенең 2 классын, Казанның 55нче мәктәбен алтын медальгә тәмамлаган (1977).
1977―1982 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укыган һәм кызыл дипломга тәмамлаган. 1985 елда философия фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган.
1982 елдан Казан дәүләт медицина университетында: укытучы, өлкән укытучы, доцент, 1993―1996 елларда ― контракт буена укыту деканы, 1996―1999 елларда ― контракт буена укыту һәм бюджеттан тыш эшчәнлек буенча идарә башлыгы, 2009 елдан ― үсеш программалары буенча проректор вазифаларын башкара Ректоры и проректоры КГМУ. Лига выпускников КГМУ.
2004 елда темасына сәясәт фәннәре докторлыгына диссертация яклаган Мухарямова Лайсан Музиповна. Язык и языковые отношения как предмет политической науки: теория и методология анализа. dslib.net.
Фәнни мәнфәгатьләр өлкәсе: мәгариф социологиясе, медицина социологиясе, сәяси лингвистика.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Татарстан Республикасының Атказанган югары мәктәп хезмәткәре 2020 – «Фидакарь хезмәт өчен» медале – сәламәтлек саклау өлкәсендә югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өченПризнание заслуг. «Республика Татарстан», 23.01.2020
Гаиләсе Ире Наил Мидхәт улы Мөхәррәмов (1953), КФУның массакүләм коммуникацияләр һәм социаль фәннәр институты директоры, профессор, сәясәт фәннәре докторы, ТР атказанган фән эшлеклесе. Бер уллары барА. Шагулин, А. Кузнецова, Е. Масленкова. «Поминки по журфаку» КФУ закончились переворотом. business-gazeta.ru, 20.12.2012.
Искәрмәләр
Әдәбият Мөхәррәмова Ләйсән Мөҗип кызы. // Сарман районы энциклопедиясе (төзүче-мөхәррире Дамир Гарифуллин). Яр Чаллы: «Идел-йорт» нәшрияты, 2004 ел, 204нче бит.
Сылтамалар
Мухарямова Лайсан Музиповна. Сайт КГМУ
Моны да карагыз
Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Вуз укытучылары Төркем:Сәясәт фәннәре докторлары Төркем:Профессорлар Төркем:Фәлсәфә фәннәре кандидатлары Төркем:Татарстанның атказанган югары мәктәп хезмәткәрләре Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр