Сергей Александрович Захарин (1982) — Россия театр һәм кино актёры, театр режиссёры.
Биографиясе Сергей Захарин 1982 елда Чаллы шәһәрендә туган. Бала сагынан Яр Чаллыда балалар хореография мәктәбендә шөгыльләнә, шулай ук Иҗат сараендагы театр студиясенә йөри.
2000 елда 2-нче Сембер музыка-педагогия көллиятенә укырга керә (һөнәре: хореография буенча өстәмә әзерлек белән өстәмә белем бирү педагогы). Укыган вакытта ике тапкыр губернатор стипендиясенә, шулай ук, Сембер өлкәсенең мәдәният министрлыгы сайты стипендиясенә лаек була. Көллиятне кызыл диплом белән тәмамлый.
2003 елдан 2004 елга кадәр «ТНТ-СЕМБЕР» төп телеканалында алып баручы булып эшли. Аның башлангычында «Зажги свою звезду» һәм «БЛюЗ — Бюро Любовных Знакомств» проектлары чыга башлый.
2004 елда Сарытауга китә, чөнки Собинов исемендәге Сарытау дәүләт консерваториясенең театр факультетына укырга керә (Кузнецова А. В. курсы). Антон Кузнецов Сарытаудан чыгып китә һәм бу актерлык курсын ирле-хатынлы И.М.Баголей һәм Л.Н. Воробьева алып бара. Сергей Захарин әле уку вакытында Сарытау драма театры сәхнәсендә аның төп репертуары спектакльләрендә уйный башлый («12 ай» — Апрель, «Җинаять һәм җәза» — Николка). Уку чорында Олег Табаков исемендәге стипендия ала. Аның күнегү эшләре арасында Дульчин һәм Карандышев (А.Н.Островский буенча өзекләрдә). 2008 елда укуны тәмамлаганнан соң, ул Сарытау дәүләт академиягә драма театры труппасына кабул ителә.
2009 елда, театрда эшен туктатмый, Сергей Захарин Мәскәү театр вузларының берсенә режиссерлык бүлегенә укырга керә. (Россия халык артисты Валерий Беляков остаханәсе)В саратовской Драме поставят «Женитьбу» и «Пять вечеров».
2010 елда Мәскәү шәһәренә күчеп килә. 2011 елдан алып әлеге көнгә кадәр Виктюк театры актеры.
2013 елда «Ачык сәхнә» проекты кысаларында «Тайна замка ужасов» спектаклен куя.
Сергей Захарин 2014 елда Сарытау драма театры сәхнәсендә Ксения Степанычева пьесасы буенча «Алсу бантик» спектаклен куя, премьера 26 апрельда үтә.
Наградалары
V Сарытау өлкә «Алтын Арлекин» фестивале лауреаты (2007-2009 мизгеле — иң яхшы дебют (ир-ат роле) «Гамлет» спектаклендә Озрик роле өчен)Арлекиниада по саратовски: история пятая. Марина Кузьмина «Вестник культуры» Апрель 2010 Ике тапкыр Олег Табаков премиясе стипендиаты
Иҗаты
Театрдагы рольләре
И.А.Слонов исемендәге Сарытау академия драма театры
2006 — «Сонеты» (пластик спектакль). Хореография һәм постановка: Алексей Зыков — Ромео 2006 — «12 месяцев» С. Маршака. Режиссёр: Алексей Зыков — Апрель 2007 — «Выглядки или колыбельная для взрослых». Режиссёр: Игорь Баголей — Никита (дипломлы спектакль) 2007 — «Проделки Скапена» Мольера. Режиссёр: Игорь Баголей — Леандр (дипломлы спектакль) 2007 — «Преступление и наказание» Ф. М. Достоевского. Режиссёр: Марина Глуховская — Николка 2007 — «Владимир Красное Солнышко» А. Зыкова. Режиссёр: Алексей Зыков — Владимир, сын князя Святослава 2008 — «Гамлет» Шекспира. Режиссёр: Марина Глуховская — ОзрикПРИНЦипиально. Московский режиссёр Марина Глуховская думает о саратовском зрителе с большим уважением 2008 — «Касатка» А. Н. Толстого. Режиссёр: Игорь Баголей — Князь Бельский (дипломлы спектакль) 2008 — «Лучшие дни нашей жизни» У. Сарояна. Режиссёр: Александр Плетнёв — Гарри 2008 — «Гонза и волшебные яблоки» пьеса Майи Береговой по мотивам «Озорных сказок» Йозефа Лады. Режиссёр: Ансар Халилуллин — Ярабачек, друг Гонзы 2009 — «Сердечные тайны» Бет Хенли. Режиссёр: Сергей Стеблюк — Вилли Джей 2010 — «Женитьба» по Н. В. Гоголю. Режиссёр: Антон Коваленко — ряженый
Ачык сәхнә проекты
2012 —Н.Гумилев буенча «Гондла». Режиссёр: Смольяков Александр — Гондла
Кинодагы рольләре
2009 — Преступление будет раскрыто 2 (серия «Электрошокер») — Колейкин
Постановкалар
Искәрмәләр
Сылтамалар
Сайт актёра
Төркем:19 август көнне туганнар Төркем:1982 елда туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:Яр Чаллыда туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Әлифба буена актерлар Төркем:Россия актерлары Төркем:XXI гасыр актерлары Төркем:Собинов исемендәге Сарытау дәүләт консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:Режиссёрлар