Фрунзе (Фрунзик, Мгер) Мушег улы Мкртчян (; 1930, Ленинакан — 29 декабрь, 1993, Ереван) — совет һәм әрмән театр һәм кино актеры, театр режиссеры. СССРның халык артисты (1984), СССРның Дәүләт премиясе лауреаты (1978). Биографиясе 1930 елда Ленинаканда (хәзер — Гюмри), әрмәннәр геноциды качаклары булган күп балалы гаиләдә туган. 1945 елдан Ленинакан тукыма комбинатында киномеханик ярдәмчесе булып эшли, буш вакытларында шунда үзешчән драма түгәрәгендә шөгыльләнә. 1945-1946 елларда А. Мравян исемендәге Ленинакан театры студиясендә укый (хәзерге Вардан Аджемян исемендәге Гюмри драма театры). 1947 елдан әлеге театр актеры. 1951-1956 елларда Ереван театр-сәнгать институтында (В. Б. Вагаршян) укыган. Уку белән беррәттән кинога төшә башлый. Аның катнашлыгындагы беренче «В поисках адресата» фильмы 1955 елда чыга. 1956 елдан — Еревандагы Г. М. Сундукян исемендәге Әрмән театры актеры. Театр режиссеры буларак, Әрмәнстанда һәм чит илләрдә спектакльләр куя«Фрунзик Мкртчян Я так думаю…» Кора Церетели: рецензии и отзывы на книгу | ISBN 978-5-89533-216-0 | Лабиринт. Соңгы елларда үз театрын булдыру белән мәшгүль булган (хәзер — Фрунзе Мкртчян исемендәге Ереван артистлар театры)Что вы знаете о трагической судьбе Фрунзе Мкртчяна?. 1993 елның 29 декабрендә Ереванда үз фатирында үлеп калган. Еревандагы Комитас паркы пантеонында җирләнгән. Гаиләсе Атасы — Мушег Мкртчян (1910-1961) Анасы — Санам Мкртчян (1911-1970), савыт-саба юучы. Агасы — Альберт (1937 елда туган), режиссер, сценарист Апалары — Рузанна (1943 елда туган), Клара (1934-2003) Беренче хатыны — Кнара, Мкртчян белән бер курста укыган Икенче хатыны — Донара (1941-2011), уртак балалары булган, Русиядә «Кавказская пленница» фильмындагы Джабраил хатыны роле буенча билгеле. Сундукян исемендәге театр актеры. Нәселдән күчкән авыр психик авыру булу сәбәпле, соңгы 25 елын Севан психиатрия дәваханәсендә үткәргән Кызы — Нуне (Нина) (1959-1998), Аргентинада үлеп калганÊàê îíè óìåðëè (Ôðóíçå Ìêðò÷ÿí)) Оныгы (кызыннан) — Гаян (Ирэн), Аргентинада яши. Улы — Вазген (Вааг) (1972-2003), әнисеннән күчкән авыр психик авырулы Өченче хатыны — Тамара, актер Әрмәнстан Язучылар берлеге рәисе Грачья Оганесян кызы. Шәхси тормышы

Булачак актерның ике исеме булган. Тәүгесе — Мгер, аны өйдә шулай йөрткәннәр. Рәсми исеме — Фрунзе — гражданнар сугышы герое Михаил Фрунзе хөрмәтенә кушылганВита Рамм. Человек с хорошим лицом // Известия, 28.12.2008). Балачакта «Танау» кушаматын йөрткәнНаум Ципис. Эпикур Неоклетович и замостянские клички, журнал «Мишпоха», № 32, 2013.

Хәтер 2006 елда Әрмәнстанда почта маркасы чыккан. 2007 елда Мәскәү заман сәнгать музеенда «Мимино» комедиясе геройларына багышланган һәйкәл куелган, шул исәптән Мкртчянга да. 2007 елда М. Сарьян исемендәге скверда, Ереван үзәгендә (Әрмәнстан) «Мужчины» фильмына да һәйкәл ачылды, шул исәптән Мкртчянга да. Авторы — Давид Минасян. 2011 елда Дилижан шәһәрендә да (Әрмәнстан) «Мимино» комедиясенә һәйкәл куелды. 2011 елда Тбилиси (Грузия) Авлабари районында «Мимино» фильмы геройларына һәйкәл ачылды, авторы — Зураб Церетели. Гюмри шәһәрендә аның исемендәге музей эшләп килә, Вардан Ачемян ис. Гюмри дәүләт драма театры алдында һәйкәл куелган; Ереванда Мгер Мкртчянның Артистлар театрына мемориаль такта куелган. Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре Әрмән ССРның халык артисты (1971) Дагстан АССР атказанган артисты (1972) СССР ның халык артисты (1984) СССР Дәүләт премиясе — «Мимино» фильмында катнашкан өчен (1978) Әрмән ССРның Дәүләт премиясе — «Треугольник» фильмында катнашкан өчен (1975) Изге Месроп Маштоц ордены (үлгәннән соң) (2001)Награды Фрунзика Мкртчяна Еревандагы Бөтенсоюз кинофестивале («Солдат һәм слон» фильмындагы актерлык эше өчен беренче приз, 1978)

Фильмография

1955 — В поисках адресата — эпизод 1956 — Из-за чести — Вардан 1959 — О чем шумит река — Хачатур 1959 — 01-99 (кыска метражлы) — Гарсеван 1960 — Парни музкоманды— Арсен 1962 — Хозяин и слуга (кыска метражлы) — Симон 1963 — Огонь (кыска метражлы) — Мисак 1965 — Тридцать три — профессор Брокк 1966 — Кавказская пленница, или Новые приключения Шурика — Джабраил, Нинаның бабасы 1966 — Айболит-66 — пират, Бармалейның моңсу хезмәтчесе 1966 — Формула радуги — милиционер 1966 — Двадцать шесть бакинских комиссаров — мыеклы Гочи 1966 — Из времен голода (кыска метражлы) — Самбо 1967 — Треугольник — тимерче 1968 — Белый рояль — Юсуф Юсуфович Ахмедов 1968 — Не горюй! — кулга алынган төрек 1969 — Взрыв после полуночи — Мухташев 1969 — Вчера, сегодня и всегда — мируж 1969 — Фотография (кыска метражлы) — Аваг 1969 — Адам и Ева — Бекир 1971 — Мы и наши горы — көтүче Ишхан 1971 — Хатабала — Шак 1972 — Мужчины — Сурен 1972 — Айрик (Папа) — Овсеп 1972 — Памятник (кыска метражлы) — Авак 1973 — Приключения Мгера в отпуске — Мгер 1977 — Багдасар разводится с женой — Багдасар 1977 — Каменная долина — Сандро 1977 — Наапет — Апро 1977 — Солдат и слон — Арменак 1977 — Мимино — Рубик Хачикян (Рубен Вартанович Хачикян), шофер 1979 — О, Геворк (кыска метражлы) — төп роль 1979 — Суета сует — Борис Иванович 1979 — Добрая половина жизни — эпизод 1979 — Приключения Али-бабы и сорок разбойников — Мустафа 1979 — Мир в зеркальце (киноальманах) — артист Мкртчян 1980 — Пощечина — Григор-ага 1980 — Крупный выигрыш — Гарник 1981 — Тифлис—Париж и обратно — Рачик 1981 — Перед закрытой дверью — Вартан 1981 — Скромный человек (кыска метражлы) — главная роль. 1982 — Песнь прошедших дней — Никол 1983 — Пожар — Рубен 1983 — Одиноким предоставляется общежитие — Нинаның ире 1984 — Легенда о любви — юлбасар 1984 — Всадник, которого ждут — эпизод 1984 — Танго нашего детства — әти 1987 — Как дома, как дела? Телеспектакльләр 1987 — На дне — Барон. Режиссер 1987 — «На дне» (фильм-спектакль) (П. Дноян белән). Искәрмәләр

Сылтамалар Сайт http://imyerevan.com о Фрунзике Мкртчяне Сайт музея Фрунзика Мкртчяна в г. Гюмри Фрунзик Мкртчян  (ингл.) Internet Movie Database сайтында(инг.) на сайте Internet Movie Database Судьба судила его по закону гор // МК, 16 апреля 2004. Смотреть советские фильмы с участием Ф. Мкртчана .

Төркем:Әрмәнстан дәүләт премиясе лауреатлары Төркем:ССРБ дәүләт премиясе лауреатлары Төркем:Әрмәнстан ССР халык артистлары Төркем:ССРБ халык артистлары Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:XX гасыр актерлары Төркем:ССРБ актерлары Төркем:Әлифба буена актерлар Төркем:Ереванда вафатлар Төркем:1993 елда вафатлар Төркем:29 декабрь көнне вафатлар Төркем:1930 елда туганнар Төркем:4 июль көнне туганнар