Турыканатлылар https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/zhivotnyj-mir/turykanatlylar - Озынмыеклылар (Dolichocera) асотрядыннан – чикерткәсыманнар һәм өй чикерткәләре, кыскамыеклылардан (Brachycera) триперстлар һәм саранчалар өссемьялыкларын берләштерүче тулы булмаган әверелешле бөҗәкләр төркеме.

2013нче елгы мәгълүматка караганда, дөнья фаунасында 24 481, Россиядә – 700 гә якын, Татарстан территориясендә 64 төре билгеле. 651 казылма төре билгеле. Polyneoptera когортасында иң эре отряд.

Атамасы Orthoptera атамасы  — «туры» һәм  — «канат» сүзләреннән килеп чыга. Элегрәк Пьер Латрейль 1817нче елда керткән Saltatoria атамасы да кулланылган.

Төзелеш

Гәүдәсе гадәттә сузынкы, ләкин гомумән күптөрле формада була ала. 0,4-8 см озынлыкта, гадәттә, ян-яктан кысылган, күбрәк яшел яки коңгырт төстә. Башлары, күзләре зур, яхшы үсеш алган, кайвакыт күзчекләре бар.

Авыз аппараты кимерүче төрдә, аска яки алга карап тора. Мыеклары озынча, җепсыман, сөңгесыман, кылсыман яки башка рәвештә. Арканың алгы өлеше зур, ян-як калаклары үсеш алган, өске яктан турыпочмаклы, башны каплап тормый. Урта һәм арткүкрәк тоташкан, аларның плевраль өлешләре эпистерн һәм эпимерга бүленгән.

1 нче, 2 нче пар аяклары – йөрүгә, 3 нчесе сикерүгә җайлашкан, ара-тирә алгы казучы яки эләктерүче аяклары да була. Өченче пар аякларның ботлары аеруча калын. Кайбер төрләр сикерү сәләтен икенчел югалтканнар. Арткы балтырларында энәләр, 4-6 хәрәкәтчән шпора бар. Алгы балтырларында ишетү органы урнашкан. Кыска мыеклы турыканатлылар ишетү органын югалтканнар, ә саранчыларда ул корсакның беренче сегментында кабат барлыкка килгән. 1-4 бүлемле тәпиләре очында ике тырнакчык һәм ябышкыч - аролий урнашкан.

Канат өсләре калын тиреле, сеңерчәләнү яхшы үсеш алган. Анда тавыш аппаратының төп элементлары урнаша, очуда аз катнашалар. Алгы канатлары тар, тыгыз, туры, арткылары – киң, йомшак, тыныч халәттә, җилпәзәсыман, алгылары астына җыела, кайбер төрләрендә канатлар юк.

X тергит артында яхшы күренеп торучы аналь пластинка урнашкан. Ахыргы стернит (ата затларда IX, ана затларда VII) модификацияләнгән һәм гениталь пластинка дип атала. Корсак очының өстәлмәләре - церкалар яки ана затларда була торган күкәй салгыч.

Корсагының арткы өлешендә күкәй салгычы булган ана затлар күкәйләрен туфракка яки үсемлек тукымасына салалар. Яшәү рәвеше буенча личинкалар олы затлардан аерылмый. Турыканатлыларның күпчелеге арткы аякларын канат өслегенә яки канат өслекләрен бер-берсенә ышкып чырылдавык тавыш чыгара. Күбесе үсемлекләр белән туена, кайберләре – ерткычлар.

Таралу Татарстан территориясендә 6 семьялык вәкилләре очрый: чын чикерткәләр (Tettigoniidae), аючикерткәләр, чикерткәсыманнар, саранчалар, тетрикслар (Tetrigidae) һәм триперстлар (Tridactylidae) (карарга таблицаны).

Аеруча яшел чикерткә (Tettigonia viridissima), сайрар чикерткә (T. cantaus), соры чикерткә (Decticus verrucivorus) киң таралган. Урман буйларында, урман аланнарында, болын, көтүлекләрдә яшиләр.

Шулай ук синантроп төр – өй чикерткәсе бар.

Кайбер турыканатлылар авыл хуҗалыгы культураларына зыян китерә, аеруча аючикерткәләр һәм саранчалар куркыныч: Азия саранчасы (Locusta migratoria), Себер вак чикерткәсе (Aeropus sibiricus) һәм Италия саранчасы (Calliptamus italicus), өер булып очып йөрүче төрләргә керәләр.

Республиканың көньяк-көнчыгышында Россиядә очрый торган иң зур чикерткә – дала чикерткәсе (Saga pedo) – РФ һәм МСОП Кызыл китапларына кертелгән бик сирәк төр билгеләнгән.

ТР территориясендә сирәк, берәмләп кенә очраучы кыр чикерткәсе (Melanogryllus campestris), Лаксманн чикерткәсе (Onconothus laxmanni) далаланган җирләрдә, гади триперст (Trydactileus variegatus) сулык ярларында яши.

Пычкыкойрык чикерткә (Poecilimon intermedius), чытырдавык саранча (Bryodema tuberculatum) ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).

Классификация Отряд ике асотрядка - озын мыеклылар (Ensifera) һәм кыска мыеклыларга (Caelifera) бүленә, шулай ук бер казылма отряд  — Titanoptera бар : асотряды инфраотряды өссемьялыгы семьялыгы семьялыгы семьялыгы семьялыгы семьялыгы семьялыгы семьялыгы семьялыгы семьялыгы семьялыгы семьялыгы семьялыгы өссемьялыгы семьялыгы семьялыгы семьялыгы семьялыгы семьялыгы семьялыгы юкка чыккан семьялыгы семьялыгы юкка чыккан өссемьялыгы юкка чыккан семьялыгы юкка чыккан семьялыгы юкка чыкан семьялыгы юкка чыккан семьялыгы юкка чыккан семьялыгы өссемьялыгы семьялыгы өссемьялыгы семьялыгы өссемьялыгы семьялыгы өссемьялыгы семьялыгы өссемьялыгы семьялыгы семьялыгы өссемьялыгы семьялыгы Инфраотряды юкка чыккан өссемьялыгы юкка чыккан семьялыгы юкка чыккан семьялыгы юкка чыккан семьялыгы семьялыгы семьялыгы семьялыгы асотряды юкка чыккан инфраотряды юкка чыккан өссемьялыгы юкка чыккан юкка чыккан юкка чыккан өссемьялыгы юкка чыккан юкка чыккан юкка чыккан инфраотряды өссемьялыгы юкка чыккан семьялыгы семьялыгы семьялыгы семьялыгы семьялыгы өссемьялыгы семьялыгы семьялыгы юкка чыккан Инфраотряд юкка чыккан өссемьялыгы юкка чыккан семьялыгы юкка чыккан семьялыгы юкка чыккан семьялыгы юкка чыккан семьялыгы юкка чыккан семьялыгы юкка чыккан семьялыгы юкка чыккан семьялыгы юкка чыккан өссемьялыгы юкка чыккан семьялыгы юкка чыккан семьялыгы юкка чыккан өссемьялыгы юкка чыккан семьялыгы Инфраотряд өссемьялыгы юкка чыккан семьялыгы юкка чыккан семьялыгы семьялыгы юкка чыккан семьялыгы юкка чыккан өссемьялыгы юкка чыккан семьялыгы өссемьялыгы семьялыгы семьялыгы семьялыгы семьялыгы өссемьялыгы юкка чыккан семьялыгы семьялыгы Incertae sedis инфраотряды юкка чыккан өссемьялыгы юкка чыккан семьялыгы өссемьялыгы семьялыгы юкка чыккан өссемьялыгы юкка чыккан семьялыгы юкка чыккан өссемьялыгы юкка чыккан өссемьялыгы юкка чыккан асотряды юкка чыккан семьялыгы юкка чыккан өссемьялыгы юкка чыккан семьялыгы юкка чыккан семьялыгы юкка чыккан өссемьялыгы юкка чыккан семьялыгы

Искәрмәләр

Әдәбият Калачева О. А., Абдурахманов Г. М. Россия көньягы Турыканатлылары — М.: Наука, 2005. — 303 с. Стороженко С. Ю. 1986. Orthoptera (Saltatoria) отряды // СССРның Ерак көнчыгышы бөҗәкләрен билгеләүче. Т. 1. Л. — С. 241—317. Стороженко С. Ю. Длинноусые прямокрылые насекомые (Orthoptera: Ensifera) азиатской части России. — Владивосток: Дальнаука, 2004. — 279 с. Бенедиктов А. А. 2009. Вибрационная коммуникация прямокрылых насекомых (Orthoptera) подотряда Caelifera // Вестник МГУ, сер. 16, биолог. — № 3. — С. 40-43. Турыканатлылар буенча библиография / А. В. Лачининский.

Сылтамалар

Байкал яны турыканатлылары Orthoptera Species File Online Orthoptera Image Gallery (Iowa State University Entomology Department) Australian Plague Locust Commission The Orthopterists' Society AcridAfrica, les acridiens d’Afrique de l’Ouest Birdwing Grasshoppers in Belize Sound recordings of Orthoptera at BioAcoustica

Моны да карагыз

Төркем:Биология

Төркем:Умырткасызлар

Төркем:Әлифба буенча хайваннар

Төркем:Хайваннар

Төркем:Зоология