Мәк () - Мәк чәчәклеләр семьялыгына керүче күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы .

Ботаник тасвирлау

Берьеллык, икееллык, һәм күпьеллык үләннәр. Үзәк тамырлы. Сабагы туры, 30–120 см биеклектә. Яфраклары чиратлашкан, күгелҗем төстә, каурыйсыман бүленмә, дулкынсыман тешле читле. Чәчәкләре берле, зур, ачык яки ак төстә, озын чәчәк сабында урнашкан. Җимеше — зәңгәрсу-кара төстәге бик күп вак орлыклы, төрле формада һәм зурлыктагы эре тартмачык. Июнь–июльдә чәчәк ата. Җимешләре июль–сентябрьдә өлгерә.

Таралу һәм экология Мәк уртача, субтропик һәм, сирәгрәк салкын зоналарда очрый. Күпчелек коры шартларда - далалар, ярым чүлләр, чүлләр, коры, ташлы тау битләрендә үсә.

Рәсәйдә һәм күрше илләрдә якынча 75 төре бар, аларның күбесен Кавказ һәм Үзәк Азиядә үсә.

Иң еш очрый торган төрләр - Кыргый мәк (Papaver rhoeas L.), кырларда һәм юл буйларында чүп үләне булып үсә, Көнчыгыш мәк (Papaver orientale L.) - Кавказның көньяк өлешендәге тауларның урман һәм субальпий поясларында, Шома сабаулы мәк (Papaver nudicaule L.) - Алтай, Көнчыгыш Себер һәм Үзәк Азия далаларында үсә

ТР территориясендә коелучан мәк (кыргый мәк) (P. rhoeas) үсә, чәчүлекләрдә, юл буйларында очрый. 1980 елларга кадәр Көнбатыш Кама аръягында йокы яки әфьюн мәге (P. somniferum) үстереләhttps://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/mk .

Мәк нәселенең берничә төре популяр декоратив үсемлекләр. Төрле бакча сортлары бар.

Чәчүне тыю 2004 елдан башлап, Россиядә Әфьюн мәген (Papaver somniferum L.) һәм наркотик матдәләргә ия булган башка мәк төрләрен үстерү тыелды , моның өчен Россия Федерациясе Җинаять кодексының 231 статьясы каралган.

Төрләре

Бүгенге көн мәгълүматы буенча, Мәк ыругында 50 дән артык төр бар .

Май һәм аксымга бай орлыклары — азык, тартмачыклары дару (онга тарттырылганнан соң һәм орлыкларыннан аергач) буларак кулланыла, морфин алкалоидлары, кодеин, папаверин алалар.

Әфьюн мәге азык һәм дару үсемлеге булып тора.

Мәдәнияттә

Мәк Балканда һәм Славян миф һәм йола традицияләрендә аерым урын алып тора Судник Т. М., Цивьян Т. В. Мак в растительном коде основного мифа (Balto-Balcanica) . . Күпчелек халык бу чәчәкне йокы һәм үлем символикасы белән бәйли; Грек мифологиясендә мәк йокы алласы Гипносның атрибуты .

Ул шулай ук авыл хуҗалыгы алласы Деметра символларының берсе, аның кушаматларының берсе Мекона - "мәкле" (Мекон, "мәк" - аның мәхбүбенең исеме) Н. Ф. Золотницкий. Цветы в легендах и преданиях  — М., 1913.: гадәттән тыш уңдырышлылыгы аркасында, бу чәчәк еш кына фольклор легендаларында һәм йолаларда уңдырышлылык белән бәйләп күрсәтелә. Шул ук вакытта, бу атрибут аллаһның үлеләр дөньясы белән бәйләнешен күрсәтә: ул - барлык тереклекне тудыручы һәм үлгәннәрне кабул итүче Җир Ананы билгели.

Күпчелек риваятьләрдә мәк еш кына гаепсез кан кою белән бәйле: беренче мәкләр хачка кадакланган Мәсих каныннан үскәннәр дигән ышану бар . Күпчелек борынгы халыклар өчен мәк - кайгы һәм матәм символы.

Искәрмәләр

Әдәбият

Papaver // Ботанический словарь / сост. Н. И. Анненков. — СПб.: Тип. Имп. АН, 1878. — XXI + 645 с.

Попов М. Г. Род 556. Мак — Papaver // Флора СССР = Flora URSS : в 30 т. / гл. ред. В. Л. Комаров. — М. ; Л. : Изд-во АН СССР, 1937. — Т. 7 / ред. тома Б. К. Шишкин. — С. 598—599. — 792, XXVI с. — 5200 экз.

Судник Т. М., Цивьян Т. В. Мак в растительном коде основного мифа (Balto-Balcanica) // Балто-славянские исследования 1980. М.: Наука, 1981, с. 300—317 Төркем:Төньяк Америка флорасы Төркем:Ауразия флорасы Төркем:Әлифба буенча үсемлекләр Төркем:Үсемлекләр Төркем:Ботаника Төркем:Биология