Бори́с Петро́вич Комрако́в — Россия математигы, Ли төркемнәре теориясе һәм бертөрле пространстволар теориясе буенча белгеч, Н. И. Лобачевский исемендәге медаль белән бүләкләнгән.
Тәрҗемәи хәле 1948 елның 30 октябрендә Ивано-Франковскта туган булган. 1971 елда Белорус дәүләт университетының механика-математика факультетын тәмамлаган. 1971-1975 елларда Белорус ССР-ның ФА геохимия һәм геофизика Институтында, 1977 елдан 1988 елга кадәр Белорус политехник институтта, 1991 елдан 1998 елга кадәр - Белорус дәүләт университетында эшләгән. 1991 елда Тарту университетында (Эстония) доктор диссертациясен яклаган, ә 1994 елда профессор гыйльми дәрәҗәсенә ия булган. 1996 елдан бирле Казан дәүләт университеты каршында Н. И. Лобачевский исемендәге механика һәм математика Институтында эшли. Бүләкләре Беларусьның Ленин комсомолы Премиясе (1980) Н. И. Лобачевский исемендәге Медаль (1997)
Сылтамалар
Төркем:Математиклар