Борынгы татар үлчәү берәмлекләре – борынгы Болгар заманнарыннан татар халкы арасында озынлыкны, ераклыкны, авырлыкны үлчәү өчен кулланылышта булган, бүген дә тарихи әһәмиятен югалтмаган терминнар (сүзлекчә). Мәсәлән, түтәрәм – нәрсәнең дә булса чиреге (1/4), мисалга, бер түтәрәм ипи - бер бөтен икмәкнең чиреге. Болардан башка чиләк, капчык, пөдәүкә (подаука), коштабак һ.б. лар белән үлчәү дә кулланылган.

Чыганак Мәхмүт Галиев, А. Тимергалин. Русча-татарча физика терминнары сүзлеге. 3 нче кушымча. Казан, 1981.

{| class="wikitable" |- ! Озынлык һәм ераклыкныүлчәү берәмлекләре ! Нәрсәне аңлаткан ! Башка үлчәү берәмлегенә тәңгәллеге |- | Чакрым | Кеше тавышын ишетеп була торган ара, () | 1 км чамасы |- | Күз күреме | Тигез урында күреп була торган ара | 3-4 чакрым |- | Өрмәк | Эт өргән тавышны ишетеп була торган ара | 2-3 чакрым |- | Мөгрәмәк | Сыер мөгрәвен ишетеп була торган ара | ½ чакрым |- | Ук атымы | Җәядән атылган укның очу ераклыгы | 0,6 чакрым |- | Колач | Кул җитәрлек җәем | 1,7-1,8 м |- | Терсәк | | 75 см |- | Аршын | | 71 см чамасы |- | Адым | | 70 см чамасы |- | Табан | | 30,5 см чамасы |- | Тотам | Кул яссуы, дүрт илле | 7,5-8,5 см |- | Бер илле | Бармак юанлыгы | 1,5 см |- | Сөям | Кече карыш – имән һәм баш бармаклар арасы | 16 см |- | Карыш | Имән һәм чәнчә бармаклар арасы | 18 см

{| class="wikitable" |- ! Авырлык үлчәү берәмлекләре ! Башка үлчәү берәмлегенә тәңгәллеге |- | Пот | 16 кг |- | Батман | 4 пот чамасы |- | Кадак (гөрәңкә) | 409,5 г чамасы |- | Мыскал | 1/96 кадак, 4,5 г чамасы

Төркем:Искергән Русия үлчәү берәмлекләре Төркем:Татар тарихы