Молекуляр болыт, кайвакыт йолдыз бишеге дип атала (әгәр ул йолдызлар туган урын булса), — ул йолдызара болыт төре, аның тыгызлыгы һәм зурлыгы аның эчендә молекулаларның, гадәттә водородның (H2), барлыкка килүенә мөмкинлек бирә.

Молекуляр водородны инфракызыл яки радио күзәтүләр ярдәмендә ачыклау авыр, шуңа күрә H2 булуын ачыклау өчен башка бер молекула — CO (углерод монооксиды) кулланыла. CO яктыртыучанлыгы һәм H2 массасы арасындагы нисбәт даими булып кала дип санала, гәрчә кайбер галактикаларда моның дөреслегенә шикләнергә сәбәпләр бар.

Молекуляр болытның зурлыгы һәм массасы гравитацион тотрыксызлык эффектына китерә, шуның аркасында болыт эчендә матдәнең тыгызлыгы тигез булмый. Тыгызлыгы югары булган өлкәләрдә билгеле шартларда матдәнең алга таба кысылуы башлана. Тыгызлану шундый көч һәм тизлек алырга мөмкин ки, гравитацион коллапс килеп чыга, аның нәтиҗәсендәә яңа йолдыз барлыкка килергә мөмкин.

Күзәтүләр Безнең галактика эчендә молекуляр газ йолдызара мохит күләменең бер процентыннан да кимрәк өлешен тәшкил итә. Ләкин ул аның иң тыгыз компоненты булып тора, ул Кояшның галактик орбитасындагы гомуми газ массасының якынча яртысын тәшкил итә. Молекуляр газның күпчелек өлеше галактика үзәгеннән 3,5 һәм 7,5 килопарсек арасындагы молекуляр боҗрада урнашкан (Кояш үзәктән 8,5 килопарсек ераклыкта)

Безнең галактикада угар газы таралышының зур масштаблы бүленеш карталары бу газның урнашуы аның бормалы тармаклары белән бәйле булуын күрсәтә. Молекуляр газның нигездә бормалы тармакларда урнашуы молекуляр болытларның кыска вакыт эчендә — 10 миллион елдан да кимрәк — матдәнең тармак өлкәсе аша үтүе өчен кирәкле вакыт эчендә барлыкка килергә һәм таркалырга тиешлеге белән туры килми.

Вертикаль кисемтәлә молекуляр газ галактик дискның тар урта яссылыгын били, аның характерлы биеклек шкаласы Z якынча 50-75 парсек, йолдызара мохитнең җылы атомлы (Z = 130—400 пк) һәм җылы ионлаштырылган (Z = 1000 пк) газ компонентларыннан күпкә нечкәрәк. H II өлкәләре ионлаштырылган газ бүленешеннән искәрмәләр булып тора, чөнки алар үзләре яшь массив йолдызлар чыгарган көчле нурланыш белән молекуляр болытларда барлыкка килгән кайнар ионлаштырылган газ күбекләре һәм шуңа күрә молекуляр газ белән якынча бер үк вертикаль бүленешкә ия.

Молекуляр газның бу шома таралышы ераклыклары буенча уртачаланган, ләкин газның вак масштаблы таралышы бик регуляр түгел һәм аның күп өлеше дискрет болытларда һәм болыт комплексларында тупланган.

Молекуляр болыт төрләре

Гигант молекуляр болытлар Массалары 104—106 Кояш массасына тигез булган молекуляр газның зур өлкәләре гигант молекуляр болытлар (ГМБ) дип атала. Болытларның диаметры дистәләгән парсекка җитә ала һәм аларның уртача тыгызлыгы куб сантиметрга 102—103 кисәкчә тәшкил итә (Кояш янындагы уртача тыгызлык — куб сантиметрга бер кисәкчә). Бу болытлар эчендәге субструктура җепләрнең, катламнарның, күбекләрнең катлаулы үрелешләреннән һәм регуляр булмаган ташлардан тора.

Җепләрнең һәм ташларның иң тыгыз өлешләре «молекуляр төшләр» дип атала, ә иң югары тыгызлыкка ия булган (куб сантиметрга 104—106 кисәкчәдән артык) молекуляр төшләр «тыгыз молекуляр төшләр» дип атала. Күзәтүләр вакытында молекуляр төшләрне — угар газы, ә тыгыз төшләрне аммиак белән бәйлиләр. Молекуляр төшләр эчендә тузан концентрациясе, гадәттә, Ерак йолдызлардан килгән яктылыкны караңгы томанлыклар кебек күренерлек итеп йоту өчен җитәрлек.

ГМБлар шулкадәр зур ки, алар локаль рәвештә йолдызлыкның зур өлешен капларга мөмкин, шуңа күрә аларны шул йолдызлык исеме белән бәйләп атыйлар, мәсәлән, Орион болыты яки Үгезбозау болыты. Бу локаль ГМБлар Кояш тирәсендә Гулд билбавы дип аталган боҗра барлыкка китерәләр Electronic preprint . Галактикадагы иң зур молекуляр болытлар җыелмасы, Укчы B2 комплексы, галактика үзәге тирәсендә 120 парсек радиусы белән боҗра барлыкка китерә. Укчы йолдызлыгы өлкәсе химик элементларга бай һәм еш кына йолдызара киңлектә яңа молекулалар эзләүче астрономнар тарафыннан үрнәк буларак кулланылалар.

Кечкенә молекуляр болытлар Кояшныкыннан берничә йөз тапкырдан да кимрәк массалы, аерымланган, гравитация белән бәйләнгән кечкенә молекуляр болытлар Бок глобулалары дип аталалар. Кечкенә молекуляр болытларның иң тыгыз өлешләре гигант молекуляр болытларда очрый торган молекуляр төшләргә тиң һәм еш кына шул ук тикшеренүләргә кертеләләр.

Югары киңлектәге таралышкан молекуляр болытлар 1984 елда IRAS яңа төрдәге диффуз молекуляр болытларны ачыклана. Алар югары галактик киңлектә (галактик диск яссылыгыннан чыгып торучы) күренә торган диффуз җепселле болытлар булалар. Бу болытларның типик тыгызлыгы куб сантиметрга 30 кисәкчә тәшкил итә.

Шулай ук карагыз

Облако Ориона

Искәрмәләр

Сылтамалар

Төркем:Томанлыклар Төркем:Космик тузан Төркем:Астрономик объектларның төрләре