Яңа Аракчино (Яңа Уракчы, Уракчино; ) — Горький тимер юлының Казан бүлегенең Казан электр поездларының тимер юл платформасы, шәһәрнең көнбатыш өлешендә, Киров районында урнашкан.

Этимология һәм тарих Уракчы (Аракчино, Уракчино) — борынгы татар авылы. Исеме «уракчы» дигән татар сүзеннән килә. Бүгенге көндә Аракчино — Казан шәһәре читендәге заманча бистә, анда 2 нче автобус белән барып була. Урам исемнәре сакланган: 2 нче Аракчинская урамы, Аракчинскаяга үтү юлы, Аракчинское шоссесы һәм Аракчино станциясе.

Разъезд 1894 елда ачылган . Ул станция буларак 1940 елдан бирле телгә алына.

Гомуми мәгълүмат

Ике биек платформа. Станция каршындагы участок ике юлдан дүрт юлга күчә. Ике тышкы юлның платформалары бар, ә калган икесе алар арасында урнашкан һәм платформалардан үтеп булмый. Станциядән чыгу Яңа Уракчы бистәсенә илтә. Станциядән ерак түгел автомобиль-тимер юл кичүе урнашкан. Платформаның төньягында, тимер юлга параллель рәвештә, Завокзальная урамы, ә көньякта Вагонная урамы урнашкан.

2012 елда платформа реконструкцияләнә.

Искәрмәләр

Төркем:Казанның Киров районы Төркем:Казан тимер юл станцияләре Төркем:Әлифба буенча тимер юл станцияләре