Ильяс Гыймадетдинов, Ильяс Исмәгыйль улы Гыймадетдинов (Ильяс Исмагилевич Гимадутдинов; 1984 елның 28 феврале, СССР, РСФСР, Пермь өлкәсе, Барда районы, Үдик — 2026 елның 7 гыйнвары, Пермь крае, Барда районы, Печмень) — эшмәкәр, миллиардер, «Таттранском» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры, җәмәгать эшлеклесе, меценат, хәйрияче.
Тәрҗемәи хәле 1984 елның 28 февралендә Пермь өлкәсенең (2005 елдан краеның) Барда районы Үдик авылында биш балалы гаиләдә (бишесе дә малайлар) туган. Әнисе Фәнирә Искәндәр кызы— рус теле һәм әдәбияты укытучысы, әтисе (60 яшендә вафат булган) Исмәгыйль Сәләхетдин улы — шофер булып эшләгән Роза Гиззатуллина. Счастливая мама. tan-barda.ru, 26.11.2021 (Татарстанның Кайбыч районы Кошман авылында туган бабасы Сәлахетдин Гыймадедтинов Бөек Ватан сугышында һәлак булган). Бертуганнары: абыйлары Сөләйман, Салават һәм Илдар, энесе Илсаф. Малайлар гаиләдә кечкенәдән эшләп, техника белән кызыксынып үскәннәрИльяс Гимадутдинов. 24СМИ.
Кечкенәдән үк тальянда уйнарга өйрәнгән: мәктәптәге концертларда тальянда уйнаган, җырлаган. Үдик авылында тугыз классны тәмамлагач, 10–11нче классларда Бардага барып гимназиядә белем алган. Пермьдә университетта көндезге бүлектә укыган.
Гимназиядә укыганда авылның мәдәният йортына баянчы итеп эшкә алып, хезмәт кенәгәсе ачканнар, хезмәт хакы түләгәннәр. Җырга һәвәс Ильяс имназиядә укыганда Казанга, Уфага җыр бәйгеләренә барган. Пермьдә университетта укыганда, һәр елны студентлар фестивалендә татарча җырлап Гран-при алган. IV–V курсларда укыганда сольный концертлар белән йөргән. Бардада, Пермьнең үзендә — Свердлов сараенда аерым концертлар куйган. Артист булып китүен әтисе теләмәгән.
2002 елда Ильяс Пермь дәүләт автомобиль юллары факультетына укырга кергән. 2007 елда ул «автомобиль юллары төзү» белгечлеге буенча югары белем алган.
Университетта укыганда абыйсы Илдар белән Пермьдә җир асты юлында киоск ачып, телефон сатканнар. Беренче машиналарын шул акчага алганнар. Колхоз таралгач, складны сатып алып, шунда оцилиндрланган бүрәнәләр ясый торган станок алып кайтып, кешеләргә йортлар салганнар. 2015—2020 елларда Ильясны район Советы (Земское собрание) депутаты итеп сайлаганнар Депутаты Земского Собрания. барда.рф. Шул елларда читтән торып икенче югары белем алган: Ижевскида Бөтенроссия дәүләт юстиция юрфагын тәмамлаган. Үдик авылы өчен депутат чагында бик күп эшләгән.
2012 елда энесе ИлсафИльсаф Гимадутдинов Вконтакте белән «Таттранском» компаниясен оештырып җибәргән (гаилә бизнесы). 2025 елда компаниядә 600 гә якын кеше эшләгән (оешмада эшләүчеләрнең 80 процентын татарлар тәшкил итә)Фәния Әхмәтҗанова. Бардада бар да бар. Ватаным Татарстан, 20.11.2024. 300 гә якын махсус техникалары бар. Себер якларында – Ханты-Манси, Ямал-Ненец автономияле округларында эшлиләр, нефтьчеләргә транспорт хезмәте күрсәтәләр. 2025 елда «Газпромнефть» белән биш елга килешү төзегәннәр. Ачык чыганаклар мәгълүматларына караганда, 2024 елда керем 2 млрд сум чамасы тәшкил иткән. «Таттранском» ҖЧҖ Пермь краеның Барда округында теркәлгән. Компания эшчәнлегенең төп төре — »автомобиль йөк транспорты эшчәнлеге һәм ташулар буенча хезмәтләр». Компаниянең директоры һәм бердәнбер гамәлгә куючысы — Ильяс ГыймадетдиновДанил Садыков. «Трудолюбивый талант». Каким запомнят погибшего миллионера Гимадутдинова. АиФ Казань, 8.01.2026.
2024 елда Казанда, XVII «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының пленар утырышында чыгыш ясаганИльяс Гыймадетдинов чыгышы. Vk видео, 07:03. Әлеге форумда аңа Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырган.
Иганәчелек Булган малыннан башкаларга да даими рәвештә өлеш чыгарырга тырышкан. Барда җыеныннан соң икенче көнне уза торган Үдик Сабан туен оештыруга (Сабан туе урынын ясау, зур сәхнә кору, елга аша күпер салу) өлеш керткән. Алар һәрвакыт мәчетләргә булышып торганнар. Ел саен авылда да, район үзәгендә дә ифтарлар, Корбан ашлары үткәргәннәр — мондый мәҗлесләрнең төп спонсоры Гыймадедтиновлар булган. Күп гаиләне эшле иткәннәр. Яхшырак эшләгәннәргә лизингка машина алып биргәннәр. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәткәннәр, сугышчыларга техника, квадроцикллар җибәргәннәрАнна Скрып, Альфред Мухаметрахимов. «Большая потеря для татарского народа»: как погиб пермский миллиардер Ильяс Гимадутдинов. БИЗНЕС Online, 8.01.2026.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2024 — «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале 2025 — махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җибәрүдә актив катнашканы өчен медаль белән бүләкләнгән.
Шәхси тормышы Гаиләле. Кызлары Әминә, Ясминә. Mercedes-Benz, Land Cruisir машиналарында йөргән. «Порше-Макан-Турбо», КамАЗ машиналары булган. 2019 елдан ике урынлы шәхси Robinson R44 Raven вертолетында очкан. Төркиядә диңгез буенда вилласы бар
Вафаты 2026 елның 7 гыйнварында көндез Robinson R44 Raven шәхси вертолетында (пилот буларак) һәлакәткә очраган: һава судносы якынча 30 м биеклектә винты белән канат юлы тросына эләккән, Пермь краеның Барда районы Печмень авылы янындагы «Ашатли-парк» курорты территориясенә егылып төшкәнСМИ: при падении частного вертолёта в «Ашатли-парк» погиб пилот. АиФ Пермь. 9 гыйнварда туган ягында — Барда районының Үдик авылында җирләнгәнТатарым дип яшәгән. Сөембикә, 10.01.2026.
Хәтер 2026 елда Үдиктә узган Сабан туе Ильяс Исмәгыйль улы Гыймадетдиновның якты истәлегенә багышланган Барда районы Үдик авылы Сабан туе быел Ильяс Гыймадетдинов истәлегенә оештырылган. Татар-информ, 24.06.2026Барда районы Үдик авылы Сабан туе быел Ильяс Гыймадетдинов истәлегенә оештырылган. Всемирный конгресс татар, 24.06.2026. Искәрмәләр
Сылтамалар Гөлнур Сафиуллина. Бер ананың биш улы. «Сөембикә», 7.10.2025 Ильяс Гимадутдинов. Досье. АиФ–Пермь Фильм памяти Ильяса Гимадутдинова. rutube видео, 00:10:11.
Төркем:Россия эшмәкәрләре Төркем:Татар хәйриячеләре Төркем:Россия меценатлары Төркем:Пермь дәүләт техник университетын тәмамлаучылар Төркем:Шәхесләр:Барда районы Төркем:Россия миллиардерлары