Владимир Лобанов, Владимир Геннадий улы Лобанов (; 1958 елның 27 декабре, СССР, РСФСР, БАССР, Гафури районы, Красноусол) — россияле скульптор, педагог, 1991 елдан Россия һәм Башкортстан Республикасы Рәссамнар берлекләре әгъзасы. Башкортстан Республикасының атказанган (2015) һәм халык (2024) рәссамы, сынлы сәнгать һәм сәнгать белеме өлкәсендә Нестеров исемендәге Дәүләт премиясе (2015), Салават Юлаев премиясе лауреаты (2026).

Тәрҗемәи хәле 1958 елның 27 декабрендә БАССРның Гафури районы Красноусол бистәсендә (2002 елдан авыл) туган. 1980 елда Башкорт дәүләт педагогика институтының (хәзерге М. Акмулла исемендәге дәүләт педагогика университеты) сәнгать-графика факультетын тәмамлаган (РФ һәм БР атказанган рәссамы Н. А. Калинушкин шәкерте).

1978 елдан башлап республика, бөтенсоюз һәм халыкара күргәзмәләрдә актив катнаша. 1983—1990 елларда БДПИның сәнгать-график факультетында укыткан, 1995 елдан Уфа дәүләт сәнгать институтының рәсем сәнгате факультетында эшли (доцент, соңрак профессор) Ф. М. Миннигулова. Лобанов Владимир Геннадиевич. bashenc.online.

Иҗаты Иҗатына реализмны символик-метафорик башлангыч белән яраштыру хасСветлана Игнатенко. От века до мгновенья. rampa-rb.com, 2.03.2020. Ул төрле жанрларда эшли: монументаль әсәрләр (һәйкәлләр, барельефлар) һәм станоклы — фигуратив һәм абстракт эшләр иҗат итә. Мемориаль такталар ( Р. Х. Нуриевка (1994), Г. Ф. Кадыйровка (1998), М. Н. Арслановка (2003), З. Г. Исмәгыйлевка (2004), З. А. Биишевага (2008), Н. А. Калинушкинга (2010), Рәшит Нигъмәтигә) һәм кабер ташлары авторыЛобанов Владимир Геннадиевич. Кафедра живописи. Уфимский государственный институт искусств. Михаил Нестеровка һәйкәлнең автордашы (2015, Фирдант Нуриәхмәтов белән бергә).

Яраткан материалы — агач: аның йомшаклыгы һәм җылылыгы образларның лирик һәм фәлсәфилеген яхшы чагылдыра. Шулай ук алюминий, бронза, бакыр куллана. Үзенең хезмәтләрендә физик тәэсирне түгел, бәлки кешенең эчке халәтен, аның әйләнә-тирә дөнья белән катлаулы мөнәсәбәтләрен чагылдырырга омтыла.

Беренче шәхси күргәзмәсе 2019 елда М. Нестеров исемендәге сәнгать музеенда ачылганИрина Шамсутдинова. В Башкирском художественном музее им. М.Нестерова открылась выставка скульптуры Владимира Лобанова. Культурный мир Башкортостана, 19.12.2019

Әсәрләре М. В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музеенда (Уфа), шулай ук Россиядә һәм чит илләрдә шәхси коллекцияләрдә саклана.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2002, 2005 — Россия Сәнгать академиясе дипломанты 2013 — Россиянең атказанган нефть-газ төзүчесе 2014 — Россия Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы 2015 — Башкортстанның атказанган рәссамы 2015 — сынлы сәнгать һәм сәнгать белеме өлкәсендә Нестеров исемендәге Дәүләт премиясе 2024 — Башкортстанның халык рәссамы 2024 — Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең Мактау грамотасы 2026 — Салават Юлаев премиясе (Рөстәм Хәсәнов, Фирдант Нуриәхмәтов, Илгиз Фәйзуллинны берләштергән иҗади төркем эчендә) — «41-нең арбалы хатыннары» 41-ҙең арбалы ҡатындары. «Стәрлебаш шишмәләре» Вконтакте, 10.10.2026 һәйкәле өченАзат Гиззатуллин. Радий Хабиров вручил госпремии имени Салавата Юлаева. Башинформ, 9.10.2026

Искәрмәләр

Сылтамалар Лобанов Владимир Геннадиевич. РО ВТОО «Союз художников России» Республики Башкортостан Ф. М. Миннигулова. Лобанов Владимир Геннадиевич. bashenc.online

Төркем:ССРБ скульпторлары Төркем:Башкортстан рәссамнары Төркем:Башкортстан скульпторлары Төркем:Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Салават Юлаев премиясе лауреатлары Төркем:Башкортстанның атказанган рәссамнарыТөркем:Башкортстанның халык рәссамнары