«Сөембикә» — 2 күренештән торучы татар операсы. Композитор Резеда Ахиярова, либретто авторы — шагыйрь Ренат Харис. Премьерасы 2018 елның 26—27 сентябрендә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында уза. Татар һәм рус телләрендә башкарыла «Сөембикә» операсы татар һәм рус телләрендә башкарылачак. Азатлык радиосы, 19.09.2018.

Вакыйгалар өч шәһәрдә бара. Беренче вакыйга - Казанда, аннары Сөембикәне Мәскәүгә җибәрәләр. Соңгы вакыйга Сөембикә ахыргы көннәрен яшәгән Касыйм шәһәрендә бараДействие премьерной оперы происходит в трех городах: Казани, Москве и Касимове. Татар-информ, 18.09.2018.

Операны әзерләүчеләр Дирижер-куючы — Ренат Салаватов Куючы режиссер — Юрий Александров (Петербург) Рәссам-куючы (декорацияләр) — Виктор Герасименко (Мәскәү) Костюмнар буенча рәссам — Виктория Хархалуп (Мәскәү) Балетмейстер — Давид Авдыш (Мәскәү) Җаваплы концертмейстер — Алсу Барышникова

Төп партияләр Сөембикә (драматик сопрано) — Гөлнара Гатина һәм Зоя Церерина Явыз Иван — Әхмәт Әхәди (Мариин театры, Петербург), Нуржан Бажекенов (Казакъ опера һәм балет театры, Алматы), Ярамир Низаметдинов Анастасья — Дарья Рябинко (Красноярск), Юлия Шаварина (Мәскәү) Шаһ Гали — Илһам Вәлиев (Уфа) һәм Филүс Каһиров Кошчак — Марат Мөхәммәтҗанов (Мәскәү) һәм Артур Исламов Бибарс — Айдар Нургаянов, Сервер Кадыйров. Кенәз — Юрий Ившин, Ирек Фәттахов, Мөнир Якупов.

Искәрмәләр

Әдәбият Ландыш Әбүдарова. Дала кызы кайта Казанга. «Сөембикә», 2018 ел, № 9. ISSN 0869-1398

Сылтамалар «Сөембикә» операсы Татар дәүләт опера һәм балет театры сайтында Резеда Ахиярова: «Сююмбике — это наш символ неповиновения». realnoevremya.ru, 31.03.2018 "Сөембикә" операсы: "Җәлил театры Мәскәүгә реверанс ясады". Азатлык радиосы, 27.09.2018

Төркем:Татар опералары Төркем:Резеда Әхиярова әсәрләре