Шудраhttps://www.encyclopedia.com/philosophy-and-religion/eastern-religions/hinduism/sudra ул Һиндстанда Һинд дине иҗтимагый тәртибенең дүрт варнасының берсе. Төрле чыганакларда ул каста дип, яки альтернатив рәвештә иҗтимагый сыйныф дип тәрҗем ителә. Ул дүрт варнаның иң түбән дәрәҗәсе. Риг Ведада "Шудра" сүзе бары тик бер мәртәбә генә очрый, ләкин башка Һинд дине текстларында да очрый, мәсьәлән, Манусмрити, Артхашастра һәм Дхармашастраларда очрый. Теоретик рәвештә Шудралар башкаларга хезмәт итә торган варис хезмәт итүче сыйныфтан гыйбарәт булганнар.; Гомбрихның Буддачылык текстларын өйрәнүе буенча, аеруча Шри Ланка Буддачылык һәм Тамил Һинду җәмгыятендә касталарга карый торганда, "Вайшья һәм Шудра төшенчәләре төгәл сызык белән аерылган иҗтимагый берлекләргә карамый, әмма бу төшенчәгә төрле төркемнәр кергән (...); Урта гасырларда (мәсьәлән, безнең эраның 500–1500 елларда) гәрчә җәмгыять һаман дүрт сыйныфтан торса да, бу төркемләштерү инде кулланылмаган (...)" Кайбер очракларда, алар патшаларга таҗ кию церемонияләрендә катнашканнар. Манусмрти (Ману законнары) Манусмрити күбесенчә Браминнар (каһиннәр сыйныфы) һәм Кшатрияләр (патша, хөкүмәт һәм сугышчылар сыйныфы) өчен үз-үзенңе тотыш кодексы турында сүз алып бара. Текстта Шудралар, һәм шулай ук Вайшьялар искә алына, әмма бу өлеш иң кыска бүлек булып тора. Манусмритиның 9.326 – 9.335 секцияләрендә Вайшьялар өчен сигез кагыйдә һәм Шудралар өчен ике кагыйдә раслана. 10.43 - 10.44 секцияләрендә Ману каһиннәрне һәм ритуалларны санга сукмыйча Шудралар халәтенә төшкән Кшатрияләр кабиләләре исемлеген китерә. Болар: Пундракалар, Кодалар, Дравидалар, Камбоджалар, Яваналар (Юнан халкы?), Сакалар, Парадалар, Паһлавалар, Чиналар, Кираталар һәм Дарадалар.
Урта гасыр Упанишадалары Урта гасыр чоры текстларында, мәсьәлән, Ваджрасучи Упанишадада варна турында сүз алып барыла һәм Шудра төшенчәсе кертелгән.Mariola Offredi (1997), The banyan tree: essays on early literature in new Indo-Aryan languages, Volume 2, Manohar Publishers, , ISBN 9788173042775, page 442M.V. Nadkarni (2005), Review Articles: Perspectives on Dalit Problems and Solutions, Journal of Social and Economic Development, Vol. 7, No. 1, page 99 Уилфрид Лорье Университеты фәләсәф профессоры Ашвани Питыш фикеренчә, the Ваджрасучи Упанишада әһәмиятле текст булып тора, чөнки анда теләсә-нинди иҗтимагый килеп чыгышы булган кеше булуның иң олы рухи халәтенә ия булырга мөмкин дип фараз ителә.Ashwani Peetush (2011), Justice and Religion: Hinduism, in Encyclopedia of Global Justice, Springer Netherlands, ISBN 978-1402091599, pages 596–600
Шулай ук карарга мөмкин Вальмики Искәрмәләр
Төркем:Һинд дине Төркем:Һинд дине төшенчәләре