Равия Мухина, Равия Гаяз кызы Мухина (Равия Гаязовна Мухина; 1955 елның 5 мае; СССР, Кыргыз ССР, Кара-Түле) ― югары квалификацияле категорияле табиб-ревматолог, 1993 елдан Казан шәһәре 7нче хастаханә ревматология үзәгенең ревматология бүлеге мөдире. Татарстан Республикасының (2002) һәм Россия Федерациясенең (2019) атказанган табибы. Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау отличнигы.
Тәрҗемәи хәле 1955 елның 5 маенда Кыргыз ССР Кара-Түле авылында 5 кыз балалы гаиләдә дүртенче бала булып туган. Әтисе Гаяз Мөхәммәт улы (Кукмара районы, Бучирмә авылыннан) үсмер чагында чит төбәкләрдә яшәгән, Бөек Ватан сугышында катнашкан, сугышта әсирлеккә эләккән. 51 яшендә фаҗигале рәвештә һәлак булган. Әнисе Разия Газизулла кызы Кукмара районы Пычак авылыннан, Арча педагогика училищесын тәмамлаган. Сугыштан соң Мухиннар 12 ел Кыргызстанда яшәгән. Әти-әниләре мәктәптә эшләгән: әниләре башлангыч сыйныфларда балаларны укырга-язарга өйрәткән, әтиләре мәктәп директоры булган. Аннары гаилә Татарстанга кайткан.
Равия Бучирмә авылы мәктәбенең сигез сыйныфын бик яхшы билгеләренә тәмамлап (1970), Казан медицина училищесының фельдшерлык бүлегенә укырга кергән. Училищеда укыганда санитарка булып эшләп, үз көнен үзе күрә башлаган. 1974 елда медицина училищесын тәмамлагач, җиде ел Казан шәһәренең 15нче шәһәр клиник хастаханәсенең травматология бүлеге шәфкать туташы булып эшләгән. 1986 елда «кардиолог-ревматолог» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина институтын, 1991 елда клиник ординатура тәмамлаган Мухина Равия Гаязовна. ГАУ «Республиканский медицинский библиотечно-информационный центр».
1986―1993 елларда Республика клиник хастаханәсенең кардиология бүлеге кардиолог-ревматологы.
1993 елдан ― Казан шәһәре ревматология үзәгенең ревматология бүлеге мөдиреМухина Равия Гаязовна. ЛПУ - Персонал больницы.
Татарстан Республикасында һәм Идел буенда беренче махсуслаштырылган ревматология үзәген ― профессор И. Г. Салихов исемендәге шәһәр ревматология үзәген төзү инициаторларының берсе. 2008 елда әлеге үзәкне мөмкинлекләре зуррак булган 7нче хастаханә бинасына күчерәләрМухина Равия Гаязовна, ревматолог (Казань). НаПоправку. Ревматологик авыруларны диагностикалау һәм дәвалауның заманча, шул исәптән яңа препаратлар һәм технологияләр куллану да кергән ысулларын гамәлгә кертүче.
Кызыклы факт Табиблар тормышы сурәтләнгән «Ак чәчәкләр кебек» дигән драма әсәрен иҗат иткән. Аны режиссер Ренат Әюпов Г. Кариев исемендәге Яшь тамашачылар театрында сәхнәләштергән В татарском ТЮЗе поставили пьесу врача 7-й горбольницы Казани. «Бизнес-Онлайн», 7.03.2021. Автор әлеге әсәрен китап итеп тә бастырган.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2002 ― Татарстан Республикасының Атказанган табибы 2019 ― Россия Федерациясенең атказанган табибы ― сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Мухина Равия Гаязовна. Награды России, 06 декабря 2019 Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау отличнигы «Ак чәчәкләр» республика конкурсының ике тапкыр лауреаты («Ел табибы» һәм «Уникаль очрак» номинацияләрендә) «Ел хатын-кызы» конкурсында «Минем язмышым ― минем һөнәрем» номинациясендә җиңүче.
Искәрмәләр
Әдәбият Мәкаләләр Фоат Галимуллин. Иҗади рухлы табибә. «Татарстан яшьләре», № 49 (12728), 11.12.2025. ― Б.5.
Сылтамалар Людмила Губаева. Равия Мухина: «50 лет стою на страже здоровья людей». «Реальное время», 03.08.2025 Мухина Равия Гаязовна. ГАУ «Республиканский медицинский библиотечно-информационный центр»
Төркем:Табиблар Төркем:Казан медицина техникумын тәмамлаучылар Төркем:Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның атказанган табиблары Төркем:РФ атказанган табиблары